Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре

2011 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе
2011 елның 24-27 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли.
24 ноябрьдә республикабыз башлыгы һәм аны озатып йөрүче затлар 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү мемориаль комплексының Солдат һәйкәленә чәчәкләр куячак. Бөек Ватан сугышы музееның дан залында сугыш чорында Мәскәүне саклауда катнашкан ветераннар белән очрашу булачак.
Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Россия башкаласында татар диаспорасы белән очрашу, Татарстан һәм Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл", бәйрәм чаралары һәм презентацияләр оештырылачак.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен тантаналы ачу Мәскәүнең Халыкара музыка йортында республиканың сәнгать эшлеклеләре концерты белән башланачак. Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенең бер павильонында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International