2011 елның 17 ноябрендә җиңел промышленность һәм текстиль промышленносте товарларының “Көзге мода һәм стиль атнасы” 23 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җиңел промышленность предприятиеләрендә эш урыннарын аттестацияләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел промышленносте эшкуарлары союзы, Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар Республика Федерациясе, Казан технология һәм дизайн колледжы вәкилләре, җиңел промышленность предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау һәм иминлек техникасы хезмәткәрләре катнашты.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 2011 елның 9 аена җиңел промышленность предприятиеләре эшенә йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы хезмәт берлекләре федерациясе докладында хезмәтне саклауны оештыру, иминлек таләпләрен үтәүне тикшереп тору, хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын үтәү, республикада хезмәтне саклау чараларын финанс белән тәэмин итү өлкәсендәге проблемалы яклар билгеләп үтелде. Бу мәсьәләләрне эш урыннарына аттестация үткәрү юлы белән нәтиҗәле чишүгә ирешү мөмкинлеге хакында әйтелде.
Предприятие белгечләре хезмәт шартлары буенча эш урыннарына аттестация ясауның яңа тәртибе белән танышты.
Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар Республика Федерациясе вәкиле хезмәт урынында җәрәхәтләнүне һәм һөнәри авыруларны азайту буенча кисәтү чаралары өчен Социаль Иминият Фонды акчалары файдаланылуын хәбәр итте.
Киңәшмәдә катнашучылар “Кукмара киез итек комбинаты” ААҖндә хезмәтне саклау тәҗрибәсе белән танышты.
Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел промышленносте эшкуарлары союзы җитәкчелеге үз чыгышында Россиянең БСОна керүенең текстиль һәм җиңел промышленностька йогынтысы, Таможня союзы кысаларында техник регламентлар кабул итү мәсьәләләренә кагылды.
Семинар барышында предприятиеләрдә хезмәтне саклау буенча фикер алышу булды, эш азагында тәкъдимнәр кабул ителде.