Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
«Нанотехнологияләр. Казан-2011» III махсуслашкан күргәзмәсен ачу тантанасы.
2011 елның 29 ноябре, сишәмбе
2011 елның 30 ноябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә (1 нче павильон) “Нанотехнологияләр. Казан-2011” III махсуслашкан күргәзмәсен һәм “Сәнәгатьтә экологик имин технологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII халыкара конференциясен тантаналы ачу була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнаша.
Күргәзмәне ачу тантанасы программасына түбәндәгеләр кертелгән:
10.00-10.30 “Нанотехнологияләр. Казан-2011” III махсуслашкан күргәзмәсен һәм “Сәнәгатьтә экологик имин технологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII халыкара конференциясен тантаналы ачу (1 нче павильон)
10.30-11.30 Күргәзмә экспозициясен рәсми карау (1нче павильон)
11.30-11.50 ММЧ вәкилләре белән аралашу (1нче павильон)
12.00- 14.00 “Сәнәгатьтә экологик имин технологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII халыкара конференциясе пленар утырышы (бизнес-үзәк).
Күргәзмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте, “РОСНАНО” ААҖ ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, “Казан ярминкәсе” ААҖ
Күргәзмә экспозициясе:
• наноматериаллар һәм нанотехнологияләр
• наноматериаллар җитештерү технологияләре һәм җиһазлары
• нанотехнологияләр өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү
• нанотехнологияләр һәм наноматериаллар кулланып җитештерелгән әзер продукция
• нанотехнологияләрне сәнәгатьнең төрле тармакларында куллану
• наноинженерия һәм наноэлектроника
• наноматериаллар нигезендәге модульләр һәм оригиналь компонентлар
• компонентлар һәм микросистемалар өчен наноматериаллар
• Инновацияләр
Күргәзмәнең максатлары:
• Нанотехнологияләр һәм наноматериаллар өлкәсендә предприятиеләр һәм фәнни коллективлар казанышларын күрсәтү;
• аларны халыкара базарларга чыгаруга ярдәм итү;
• нанотехнологияләрне фәннең, техниканың һәм җитештерүнең төрле тармакларына кертүгә ярдәм итү;
• базарга югары технологияле продукция һәм кабатланмас куллану үзенчәлекләре булган принципиаль яңа материаллар тәкъдим итү;
• нанотехнологияләр һәм наноматериаллар буенча төбәк программаларын булдыруга һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү;
• фәнни-техник эшчәнлекнең граждан билгеләнешендәге эш нәтиҗәләрен коммерцияләштерүгә ярдәм итү
“Нанотехнологияләр. Казан-2011” III махсуслашкан күргәзмәдә Казан, Мәскәү, Оренбург, Пермь, Самара, Санкт-Петербург, Судогда (Владимир өлкәсе), Томск, Чебоксар, Ярославль шәһәрләреннән 92 компания катнаша, шул исәптән Оренбург өлкәсе (4 оешма), Ярославль өлкәсе (4 оешма), Чуваш Республикасы (6 оешма), “РОСНАНО” ААҖ (13 оешма) коллектив стендлар тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы стендында республиканың инновация һәм фәнни потенциалы, “Идея” нанотехнологияләр үзәге, Татарстан Республикасы наноиндустриясенең төзелеш, нефть химиясе, медицина, машина төзелеше тармакларындагы өстенлекле проектлары хакында мәгълүмат урнаштырылган.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында “Сәнәгатьтә экологик имин технологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII халыкара конференциясе булачак. Анда Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре һәм дәүләт хакимияте органнары һәм сәнәгать предприятиеләре белгечләре катнаша.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “РОСНАНО” дәүләт корпорациясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан ЦНТИ, “Казан ярминкәсе” ААҖ.
2011 елның 30 ноябрендә пленар утырыш, “Инфраструктур һәм белем бирү программалары фондының инновацион, шул исәптән нанотехнологик продукцияне бәйсез җитештерүчеләр белән хезмәттәшлеге” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрелә.
2011 елның 1 декабрендә конференция программасы кысаларында 6 тематик секция эшләячәк: «Нефть һәм газ сәнәгатендә нанотехнологияләр», «Авиакосмик һәм машина төзү сәнәгатендә нанотехнологияләр», «Наноиндустрия өчен белгечләр әзерләү технологиясе», «Нанофән һәм нанотехнологияләр: гамәли һәм ысулый аспектлар», «Медик-биологик проблемаларны чишүдә нанотехнологияләр», «Төзелештә нанотехнологияләр».
2011 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасында наноиндустрияне үстерү буенча республика ведомствоара комссиясенең һәм Россия нанотехнология җәмгыятенең уртак утырышы булачак.
Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт технология университеты катнашында Фәнни-техник тармакта кече предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды тарафыннан аккредитация үткән, “Яшьләр фәнни-инновация конкурсында катнашучы” Программасының йомгаклау чарасы буларак үткәрелүче “Идел” Бөтенроссия фәнни-гамәли яшьләр конференциясендә катнашу өчен сайлап алулар үткәрелә.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз