ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе

2011 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы телләре турында законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында катнашты. Утырышта Равил Зарипов куллану товарлары һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм перспективалары хакында чыгыш ясады. Ул министрлыкның бу өлкәдә җитди эш башкаруын билгеләп үтте, эшнең төп юнәлешләрен бәян итте.

2011 елның 24 декабрендә Казанда Татарстан Республикасының тегү предприятиеләре арасында “слесарь-ремонтчы” һөнәри буенча һөнәри осталык республика конкурсы үткәрелде. Конкурс программасы теоретик һәм гамәли белемнәрне тикшерүдән гыйбарәт иде. Беренче өлештә һөнәри һәм иминлек техникасы буенча белемнәр тикшерелде, икенча өлеш тегү җайланмасын җайлауны, көйләүне үз эченә алды.


23
декабрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 24 декабрендә 2015 елга кадәрге чорда Татарстан Республикасы җиңел промышленностен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның беренче чираттагы чаралары планы нигезендә, “Казан технология һәм дизайн көллияте” базасында Татарстан Республикасының җиңел промышленность предприятиеләре арасында “слесарь-ремонтчы” һөнәре буенча һөнәри осталык республика конкурсы үткәрелә.

22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Казан шәһәре рестораннарында һәм кафеларында туристларны татар халык ашлары белән сыйлау мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы буенча ресторан һәм кунакханә хуҗалары ассоциациясе вәкилләре һ.б катнашты.

2011 елның 22 декабрендә Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаментының Департамент җитәкчесе беренче урынбасары Михаил Ан җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды һәм министр урынбасары Рашат Фәттахов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты ягыннан – Корпоратив мөнәсәбәтләр һәм милек идарәсе, Сәнәгать сәясәте идарәсе, Икътисадый күрсәткечләр идарәсе, инновацион инфраструктура бүлеге, инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчеләре катнашты.


21
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның декабрь аенда "Горбунов исемендәге КАҖБ"дә махсус билгеләнештәге Ту-214ОН самолетын очу-конструкторлык сынаулары төгәлләнде. Хәзерге вакытта лайнерны очышка сертификация алу өчен әзерләү бара. Ул киләсе ел башында башланачак. Әлеге очкыч "Ачык һава" шартнамәсе кысаларында тикшерү очышлары өчен кулланылачак. Бу проектта 34 ил катнаша.
2011 елның 20 декабрендә "КАМАЗ" ААҖ Директорлар советы утырышында 2012 елга бизнес-план расланды. Киләсе елда 48,5 мең йөк автомобиле эшләп чыгару планлаштырыла. Бу быелгыга караганда 9 %ка күбрәк. Шуларның 42 меңе Россия базарына чыгарылачак.

19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 16-17 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Игорь Носов җитәкчелегендәге делегация Штирия Федераль җирендә (Австрия Республикасы) булды. Әлеге визит 2011 елның маенда Австрия Президенты Хайнц Фишер Татарстан Республикасына килгән вакытта төзелгән килешү кысасында үтте.

16
декабрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 15 декабрендә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә йомгаклау утырышы булды. Утырышта 2011 елга йомгак ясалды, 2012 елга планнар тикшерелде. Р.Зарипов А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
2009-2011 елларга коррупциягә каршы Татарстан Республикасы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы планы нигезендә, 2011 елның 15 декабрендә коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендәге законнарга кертелгән үзгәрешләр хакында министрлык хезмәткәрләрен укыту оештырылды. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкиле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International