2011 елның 24 декабрендә Казанда Татарстан Республикасының тегү предприятиеләре арасында “слесарь-ремонтчы” һөнәри буенча һөнәри осталык республика конкурсы үткәрелде. Конкурс программасы теоретик һәм гамәли белемнәрне тикшерүдән гыйбарәт иде. Беренче өлештә һөнәри һәм иминлек техникасы буенча белемнәр тикшерелде, икенча өлеш тегү җайланмасын җайлауны, көйләүне үз эченә алды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
1 урында – "Йолдыз" ҖЧҖ слесарь-ремонтчысы Олег Токарев;
2 урында - "ПП "Швейник" ААҖ слесарь-ремонтчысы Илдар Гарифуллин;
3 урында - "Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ слесарь-ремонтчысы Линар Нәҗипов.
Призлы урыннар алучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды: беренче урынга – 12 000 сум, икенче урынга – 10 000 сум, өченче урынга 8 000 сум, шулай ук 2 500 сумлык ике кызыксындыру премиясе дә бирелде. Аларга “Адонис” ААҖ слесарь-ремонтчысы Рамил Хәмидуллин һәм “Петро” ҖЧҖ слесарь-ремонтчысы Олег Чернядов лаек булды.
Конкурста түбәндәге республика предприятиеләре көч сынашты: «ПП «Швейник» ААҖ, «Адонис» ААҖ, "Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ, «Стиль» ҖЧҖ, «ПКФ «Триада» ҖЧҖ, «Меркурий» ҖЧҖ, «Азнакай Киемнәре» ААҖ, «Петро» ҖЧҖ, «Йолдыз» ҖЧҖ.
Конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел промышленность берлеге, һөнәри берлек вәкилләре, “Казан технология һәм дизайн көллияте” укытучылары һәм студентлары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Конкурс кысаларында югары технологияле җиһазда мастер-класслар үткәрелде. “Казан технология һәм дизайн көллияте” укытучылары һәм студентлары уку аудиторияләре, лабораторияләр буенча экскурсия уздырды, музей экспонатларын, студентлар эшен күрсәтте.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасында эшче һөнәрләренең абруен күтәрү максатында, тегү, мех, аяк киеме сәнәгатенең төп эшче һөнәрләре арасында 2003 елдан бирле һөнәри осталык конкурслары үткәрелә.