ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
2012 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Казан электроприбор заводы" ААҖ коллективы белән очрашты. Очрашуда сүз предприятиенең 2011 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлар хакында барды. Анда предприятие җитәкчеләре, һөнәри берлек һәм хезмәт коллективы вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов, Идел буе районнары хакимияте вәкилләре катнашты.

26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов «ОПК «Оборонпром» ААҖ директоры Андрей Реус җитәкчелегендәге делегация белән бергә "Казан вертолет заводы" ААҖдә булды. Биредә корпорация җитәкчелеге 2011 елга беренчел йомгак ясады, вертолетлар җитештерү күләмен арттыру буенча киләчәккә перспективалар билгеләнде, 2012 елда технологик яктан үсеш программаларын һәм инновацияле үсеш планнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча завод активы белән берләктә эшче киңәшмәләр үткәрелде.

Җитештерү участокларында делегация предприятиене

23
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе

2012 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин "Казан вертолет заводы" ААҖдә һәм "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖдә булды. Хөкүмәт Рәисе урынбасарын Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р. Моратов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" президенты М.Погосян озатып йөрде.


20
гыйнвар, 2012 ел
җомга

2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Х5 Ритейл Групп" компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең «Х5 Ритейл Групп» компаниясе белән яңача хезмәттәшлеге" темасына очрашу үткәрелде, анда республиканың 100 дән артык товар җитештерүчесе катнашты.


18
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлек итү хакында барды.


16
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков белән очрашу булачак. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков сәламләячәк.

13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ 2012 елда сату күләмен узган ел белән чагыштырганда 18 %ка – 6,5 миллиард сумга кадәр арттырырга җыена. Бу – яңа төрле продукция эшләп чыгару, продукциянең куллану һәм экологик үзлекләрен яхшырту, туктап торуларны бетерү һәм хезмәт рентабельлеген, җитештерүчәнлеген арттыру хисабына гамәлгә ашырылырга тиеш. 2012 елда "КМПО" 400 млн. сум табыш алырга ниятли.

12
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – республика Премьер-министры Илдар Халиков "ПОЗИС" ААҖдә булды.

10
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
2011 елның декабре ахырында РФ Хисап палатасы коллегиясе утырышында “РФ югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру” дәүләт программасына 2006-2010 елларда федераль бюджеттан бирелгән акчаларны максатчан һәм эффектив куллану нәтиҗәләре бәян ителде. Ведомство аудиторлары фикеренчә, илнең тугыз төбәге арасында бары тик Татарстанда гына әлеге программа тормышка ашырыла алган. РФ Хисап палатасының Мәгълүмат департаменты раславынча, “Беренчел анализ буенча, Татарстан –минималь көч сарыф итеп, билгеләнгән срокларда программаны тормышка ашырган бердәнбер төбәк” .


29
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кулланылмый торган һәм утильгә озатылучы автотранспорт чаралары урынына яңаларын алуны стимуллаштыру экспериментының төгәлләнүенә багышланган утырыш булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International