2011 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы телләре турында законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында катнашты. Утырышта Равил Зарипов куллану товарлары һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм перспективалары хакында чыгыш ясады. Ул министрлыкның бу өлкәдә җитди эш башкаруын билгеләп үтте, эшнең төп юнәлешләрен бәян итте.
Кулланучыларга товарның сыйфат характеристикалары, аны куллану тәртибе, сроклары турында дәүләт телләрендә мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнары белән берлектә, сәнәгать, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре катнашында даими киңәшмәләр уздырыла. Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыруның муниципаль комиссияләре сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә аның кулланылуын тикшереп тора. Бу эш Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә, шулай ук Чүпрәле, Саба, Сарман һәм башка кайбер районнарда уңышлы алып барыла.
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә кулланучыга мәгълүматны ике телдә бирү мәҗбүри булмаса да, «ВАМИН Татарстан», «Чаллы-Икмәк», «Чаллы-Холод», «Чаллы-Бройлер», Түбән Кама «Ипи комбинаты» һәм «Гермес» ит эшкәртү комбинаты, «Зәй ипи комбинаты» эшләп чыгара торган продукциядә мәгълүмат ике телдә языла. Шулай ук хезмәт күрсәтү ике телдә алып барыла торган кибет, кафе челтәрләренең дә абруе арта бара. Хәләл продукция ассортименты киңәя, аны кулланучылар даирәсе арта. Хәләл продукцияне сертификацияләү эше белән 2009 елдан бирле Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте шөгыльләнә. Бүген 143 исемдәге продукциянең, 10 җәмәгать туклануы предприятиесенең мондый сертификаты бар.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты (http://mpt.tatarstan.ru) ике телдә эшли. Даими рәвештә яңалыклар тасмасы һәм даими рубрикалар ике дәүләт телендә алып барыла.