Татарстанның технопарк инфраструктурасы — илдә иң яхшылардан

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
2011 елның декабре ахырында РФ Хисап палатасы коллегиясе утырышында “РФ югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру” дәүләт программасына 2006-2010 елларда федераль бюджеттан бирелгән акчаларны максатчан һәм эффектив куллану нәтиҗәләре бәян ителде. Ведомство аудиторлары фикеренчә, илнең тугыз төбәге арасында бары тик Татарстанда гына әлеге программа тормышка ашырыла алган. РФ Хисап палатасының Мәгълүмат департаменты раславынча, “Беренчел анализ буенча, Татарстан –минималь көч сарыф итеп, билгеләнгән срокларда программаны тормышка ашырган бердәнбер төбәк” .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International