"ПОЗИС" ААҖ – игътибар үзәгендә

2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2012 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – республика Премьер-министры Илдар Халиков "ПОЗИС" ААҖдә булды.
И.Халиков "ПОЗИС"та суыткычлар җитештерү белән (корпусларын ясаудан башлап тулысынча җыелып беткәнгә кадәр) танышты, завод эшләп чыгара торган продукция күргәзмәсен (суыткычларның көнкүрештә һәм медицинада кулланыла торган төрләре) карады, очрашу вакытында предприятиенең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенә һәм көндәлектә кулланыла торган һәм махсус билгеләнештәге продукция эшләп чыгару эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Мәгълүмат өчен:
"ПОЗИС" ААҖ – Россиядә һәм якын чит илләр буенча көнкүреш һәм медицина техникасы эшләп чыгаручы иң эре җитештерүче. 2011 елда предприятие 2,6 млрд сумлык 276 берәмлек суыткыч техникасы саткан.
"ПОЗИС" “Ростехнология" ДК составына керә һәм дәүләт корпорациясенең һәм Татарстанның башка предприятиеләре («Казаньоргсинтез» ААҖ, «Түбән Каманефтехим» ААҖ һ.б) белән актив хезмәттәшлек итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International