ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать предприятиеләренең, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләренең хезмәт коллективларын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады:
«4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча граждан җәмгыятен уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз.
Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен иде!

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов “Мода һәм стиль атнасы” җиңел һәм текстиль сәнәгате товарларының 24 нче махсус күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Җиңел һәм текстиль товарлары күргәзмәсе илебездә җитештерелә торган товарларны кулланучыларга таныту, куллану базарын булдыру буенча җитди адым булып тора. Быел әлеге күргәзмәдә Россиянең 50 шәһәреннән 200 компания катнаша.
“Казан вертолет заводы” ачык акционер җәмгыятьтә ел саен һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Эшчеләр һәм белгечләр арасында үткәрелә торган әлеге конкурс аларның теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен бәяләргә, иң оста белгечне билгеләргә, заводта эшче һөнәренең абруен арттырырга мөмкинлек бирә. Бу конкурсларда катнашучы белгечләргә төрле өстенлекләр бирелә, алар хезмәт хакы күләменә дә йогынты ясый.

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
14 ноябрьдә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Финляндиянең Европа эшләре һәм тышкы сәүдә министры Александр Стубба катнашачак. 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге чараны оештыру буенча киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Финляндия-Россия сәүдә палатасының Екатеринбургтагы вәкиллеге директоры Людмила Сафина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
30 октябрьдә Татарстан Республикасына “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вахит Алекперов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
«КАМАЗ-Мастер» командасының 4 экипажы халыкара «ДАКАР-2013» автораллиенда катнашырга әзерләнә. Команда җитәкчесе В. Чагин бу ярышларда катнашырга баручыларның исемнәрен атады: Эдуард Николаев - Сергей Савостин - Владимир Рыбаков; Айрат Мәрдиев - Айдар Беляев - Антон Мирный; Андрей Каргинов - Андрей Мокеев - Игорь Девяткин; Илгизәр Мәрдиев - Вячеслав Мизюкаев - Алмаз Хисамиев. Экипажлар составына тәҗрибәле штурманнар кертелгән. Яшь пилотларга ярдәм итү Илгизәр Мәрдиев экипажына йөкләнә. «КАМАЗ-мастер» шулай ук КАМАЗ автомобилендә барачак Казахстан командасына да техник ярдәм күрсәтәчәк.

26
октябрь, 2012 ел
җомга
25 октябрьдә Мәскәү шәһәренең “Крокус Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә "Электр энергетикасы субъектларын 2012/2013 елның көзге-кышкы чорына әзерләү һәм электр энергиясен һәм күәтне арттыру хакында” бөтенроссия киңәшмәсе булды. Анда энергетика компанияләре җитәкчеләре һәм Россия Федерациясе субъектларында электр белән имин тәэмин итү штаблары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларны Федераль штаб җитәкчесе – Россия Федерациясе энергетика министры А. В. Новак сәламләде. Федераль штаб җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары М.Ю. Курбатов электр энергетикасы субъектларын көзге-кышкы чорга әзерләү турында доклад белән чыгыш ясады.
2012 елның октябрь аенда Өфе каласында үткәрелгән “Үз эшенең остасы” бөтенроссия конкурсында “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” номинациясендә Әлмәт шәһәренең “Нефтегаз” предприятиесе эретеп ябыштыручысы Евгений Владимиров бронза медальгә лаек дип табылды.
Әлеге конкурста Россия төбәкләреннән 80 нән артык вәкил катнашты.
Республика конкурсында сәнәгатьнең төрле тармакларындагы 23 предприятие вәкиле катнашкан иде. бу конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика эретеп ябыштыручылары берлеге “Техносвар”, “Түбән Каманефтехим” ААҖ.
Сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективлары Казан шәһәрен яшелләндерү эшендә актив катнаша. “КМПО” ААҖ эшчеләре Авиатөзелеш районында 100 төп каен үсентесе, “Казан вертолет заводы” ААҖ хезмәт коллективы вәкилләре Чистай урамында 35 төп миләш һәм 45 төп юкә үсентеләре утыртты. Бу предприятие тагын 700 ләп төп агач утыртырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International