Татарстан Республикасының Иске Шәһәр (Төркия) провинциясе белән хезмәттәшлеге арта

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 5-9 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында эшче визит белән Иске Шәһәр провинциясе делегациясе булды. Кадыйр Кочдемир әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе составына Иске Шәһәр провинциясе җитәкчелеге, сәнәгать палатасы, «Форд Отосан» компанисе һәм әлеге провинциянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән.
Татарстан Республикасында булу программасы кысаларында Иске Шәһәр делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов белән очрашты, Чаллы шәһәрендә, Алабуга муниципаль районында булды.

Мәгълүмат өчен:
1990 елдан алып Казан һәм Иске Шәһәр тугандаш шәһәрләр булып исәпләнә. Иске Шәһәрдә милли гореф-гадәтләрен һәм телен саклап калган милләттәшләребез яши.
Хәзерге вакытта Казан федераль университеты (КФУ) һәм Иске Шәһәр университеты арасында партнерлык багланышларын урнаштыру эше бара.
2013 елда Татарстан делегациясе Иске Шәһәргә Сабантуй үткәрергә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International