ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2013 ел
чәршәмбе
15 майда Татарстан Республикасына Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе визиты дәвам итә. Кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов белән бергәләп «КАМАЗ» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ЕЛАЗ» ҖБ» ААҖ булдылар. Делегация составына Төркиянең автомобиль сәнәгате экспортерлары ассоциациясе Рәисе Орхан Сабунҗу, Бурсы провинциясе вәкиле Хәлил Акгөл, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең чит илләрдәге филиаллары координаторы Онур Гювен һәм «Акташ Холдинг» проекты җитәкчесе Гөлчин Онаран кертелгән.
14 майда "Алабуга" МИЗ территориясендә Ford Sollers компаниясе двигательләре заводы төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков катнашты.
Двигательләр заводы мәйданының гомуми күләме 42,6 мең. кв.м. тәшкил итә. Завод 2015 елда эшли башлаячак. Биредә 1,6 литр сыйдырышлы Duratec двигательләре җитештереләчәк. Беренче этапта заводта елына 105 мең двигатель эшләп чыгару көтелә, 500 эш урыны барлыкка киләчәк.
14 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең бизнес даирәләре Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды, Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад, инвестиция потенциалын презентацияләү булды.
Билгеле булганча, 14-6 май көннәрендә Татарстан Республикасына Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе килде. 14 майда Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәндене Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов кабул итте, очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов та катнашты.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
13 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә "2013-2016 елларга Татарстан Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" озак вакытлы максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Р.М. Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, икътисад министры урынбасары С.Сираҗиева, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе" генераль директоры А.М. Пахомов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергиясе сак тоту технологияләре үзәге директоры Е.В. Мартынов, һ.б катнашты.
13 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республикада фән һәм техникага багышланган интерактив музей булдыру, балалар һәм яшүсмерләр техник иҗатын үстерү буенча дәүләт хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасарлары Андрей Поминов һәм Светлана Гиниатуллина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, "Казан ярминкәсе" ААҖ җитәкчеләре катнашты.
”Татмедиа” пресс-мәйданчыгында шул хакта сөйләшү булды
Хәзерге вакытта Татарстан предприятиеләренә югары квалификацияле, техник яктан белемле кадрларга кытлык күзәтелә һәм бу әһәмиятле проблема булып тора. Аерым алганда, башлангыч һөнәри белмле 14081, урта һөнәри белемле 1707, югары белемле 3359 белгечкә - барлыгы 19 147 әйбәт кадрга ихтыяҗ бар.

13
май, 2013 ел
дүшәмбе
9 майда Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Җиңү көненең тарихыбызда аерым үз урыны булуын, бу бәйрәмнең Россиядә яшәүче һәркем өчен кадерле икәнен билгеләп үтте.

8
май, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов тармак хезмәткәрләрен, ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте:
"Хөрмәтле ветераннарыбыз!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне бу Бөек бәйрәм белән тәбрик итәм.
Җиңү көне – һәрберебез ярата, хөрмәт итә торган, ямьле бәйрәм. Бу көнне без сугыш юлларын батырларча узган, Җиңү яулаган һәм сугыштан соң илебезне торгызган ватандашларыбыз алдында баш иябез. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, озын гомер һәм бөтенлек телим!"

7
май, 2013 ел
сишәмбе
7 майда Горький исемендәге Зеленодольск заводында диверсиягә каршы торучан яңа катер төзелә башлау тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Каспий флотилиясе командующие, вице-адмирал Сергей Алекминский, Россия Оборона министрлыгы, Россия Хәрби диңгез флоты вәкилләре, "Ак Барс" ХК ААҖ һәм "Горький исемендәге Зеленодольск заводы" ААҖ җитәкчелеге, Зеленодольск шәһәре администрациясе вәкилләре катнашты.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында 2 майда Р. Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Индонезия Сәнәгать министрлыгында, Индонезия Тышкы эшләр министрлыгында, Индронезия икътисады мәсьәләләре буенча координация министрлыгында очрашуларда катнашты, Индонезиянең Сәүдә-сәнәгать палатасында ике илнең бизнес даирәләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International