Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алышу булды

2013 елның 14 мае, сишәмбе
13 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә "2013-2016 елларга Татарстан Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" озак вакытлы максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Р.М. Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, икътисад министры урынбасары С.Сираҗиева, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе" генераль директоры А.М. Пахомов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергиясе сак тоту технологияләре үзәге директоры Е.В. Мартынов, һ.б катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 13 февралендәге 99 нчы номерлы карары белән расланган максатчан программаның әһәмияте хакында бәян итте.
Программаның чаралар планын гамәлгә ашыру хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергиясе сак тоту технологияләре үзәге директоры Е.В. Мартынов чыгыш ясады.
"КВЗ" ААҖ, "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" ААҖ, "АЛНАС" ААҖ предприятиеләре җитәкчеләре әлеге программага нигезләнеп эшләнгән үз программалары турында мәгълүмат бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International