Фәннең һәм балалар техник иҗатының абруен арттыру

2013 елның 14 мае, сишәмбе
13 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов республикада фән һәм техникага багышланган интерактив музей булдыру, балалар һәм яшүсмерләр техник иҗатын үстерү буенча дәүләт хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасарлары Андрей Поминов һәм Светлана Гиниатуллина, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, "Казан ярминкәсе" ААҖ җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшүсмерләр техник иҗатын үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсен үтәп, Ведомствоара эшче төркем эше кысаларында республикада фән һәм техника интерактив музеен булдыру концепциясе эшләнә, сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр гамәлгә ашырыла.
Яңа "Дәрестән соң гыйлем" комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль берәмлекләр катнашында үткәрелә торган конкурска республиканың 44 муниципаль берәмлегеннән 266 заявка бирелде. Эш нәтиҗәләре буенча 26 муниципаль берәмлекнең 101 проекты уңай бәяләнде.
Мәктәпләрдә һәм өстәмә белем учреждениеләрендә 4 юнәлеш буенча эшләячәк 108 яңа техник иҗат үзәкләре булдыру өчен 37 млн.сум, химия һәм физика кабинетларын җиһазландыруга 40 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Киңәшмәдә катнашучылар "Коперник" фәнни-танып белү үзәге эшен оештыруның гамәлдәге алдынгы тәҗрибәсе белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International