ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов сәнәгать һәм сәүдә тармагы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте.
"Хөрмәтле сәнәгать һәм хезмәт предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Яз һәм Хезмәт – тынычлык һәм бердәмлек, хезмәт ияләренең бедәмлеге символы. Бу бәйрәм Ватаныбызга хезмәт иткән һәркемне берләштерә, милли мәнфәгатьләрнең ныгуына һәм илебезнең киләчәк үсешенә ярдәм итә.
Сезгә хезмәттә зур уңышлар, тотрыклы тыныч тормыш, якыннарыгызга иминлек телим!”.
2013 елның 29 апрелендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында нефть, газ химиясе предприятиеләренең агымдагы елның 1 кварталындагы эшчәнлегенә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашында йомгак ясалды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Р. Яруллин сүзләренә караганда, бу чорда 8 млн. тонна нефть чыгарылган, 4 млн. тонна эшкәртелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка артык. Нафт җитештерү арткан, дизель ягулыгы, автобензин һәм мазут җитештерү кимегән. Мономерлар эшләп чыгару 2,6 процентка, полимерлар җитештерү 5,3 процентка, шиналар эшләп чыгару 4,6 процентка арткан.
“ТНВ" каналының «7 Дней» программасы иҗат коллективы үткәргән эксперимент нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кабул итү бүлмәсе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә ике дәүләт телен куллану буенча иң яхшылардан дип табылды. Бу хакта әлеге тапшыруның 28 апрель чыгарылышыннан карарга мөмкин:
http://www.tatar-inform.ru/video/5349/; http://www.tatar-inform.ru/upload/video/2013/04/28tnv.flv.

29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
29 апрельдә Казан шәһәрендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советы утырышы үтте, анда узган елга нәтиҗәләр ясалды.
2012 елда "Татнефть" ААҖ тарафыннан 26 млн. 5 мең тонна нефть чыгарылды, 303 скважина кулланылышка тапшырылды. Татарстаннан читтә Россия Федерациясе территориясендә кече предприятиеләрдә 302 мең тонна нефть чыгарылды. 2012 елда 843,5 млн. куб. метр күләмендә нефть газы чыгарылды. Ашальчыда югары үзле нефть чыгару 73 мең тонна тәшкил итте.
"Татнефть" ААҖнең нефть химиясе комплексы уңай нәтиҗәләргә иреште. Россия территориясендә сатыла торган шиннар арасында Татарстанда җитештерелгәннәре 31 процент тәшкил итте, 2011 елда бу сан 26 процент иде.
"Татнефть" компанияләре төркеменең барлык җитештерү эшчәнлеге буенча инвестиция программасын гамәлгә ашыруга 63,6 млрд. сум бүлеп бирелде.
Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар һәм түләүләр күләме 312 миллиард сум тәшкил итте.
26 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте, аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Финанс министр урынбасары А. Иванов, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкарма директоры И. Боротник, Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре – Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзалары, Татарстан министрлыклары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме: салым ташламалары, дәүләт субсидияләре бирү һәм башкача ярдәм итү ысуллары турында фикер алышу булды.

26
апрель, 2013 ел
җомга
26 апрельдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Г. Әхмәдиева җитәкчелегендә киңәшмәдә республиканың сәнәгать предприятиеләрендә кадрлар хезмәте эше хакында сөйләшү булды.
Киңәшмәдә машина төзелеше, химия, нефть химиясе, энергетика, азык-төлек, җиңел сәнәгать тармагына караган 30 предприятиенең кадрлар хезмәте белгечләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәклләре, һ.б катнашты.
Көн тәртибендә 2013/2014 уку елында максатчан контрактлы әзерләүне оештыру тәртибе, студентларның хезмәт практикасын үтүләрен камилләштерү һ.б мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтү дәресләре үткәрелә. Дәресләр 2013 елның 21 маена кадәр дәвам итәчәк, барлыгы 2000 хезмәткәрне инглиз теленә өйрәтү планлаштырыла.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
25-26 апрельдә Татарстан Республикасына Коми Республикасы делегациясе килде. Делегацияне Коми Республикасының сәнәгатьне үстерү министры беренче урынбасары Александр Гибеж җитәкли. Визитның төп макстаы – биотехнологияләр үсеше өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү. Делегация составына Коми Республикасының дәүләт хакимияте органнары, фәнни оешмалары һәм республикада биотехнологияләр үсеше буенча эшче төркем әгъзалары кертелгән.
Кунаклар "Майский" теплица комплексында биотехнологияләр кулланып яшелчә үстерү серләре белән танышачак, VIII Казан венчур ярминкәсендә һәм агросәнәгать паркында булачаклар.

24
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
24 апрельдә «Казаноргсинтез» ААҖ акционерлары җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашында узган елга йомгак ясалды.
2012 елда компаниянең җитештерү куәте 16 процентка арткан, 493 мең тонна этилен, 443,3 мең тонна түбән басымда, 210,9 мең тонна югары басымда полиэтилен, 65,4 мең тонна поликарбонат җитештерелгән.
Предприятие барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 3,537 млрд сум, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 1,51 млрд сум салым түләгән.

23
апрель, 2013 ел
сишәмбе
«Түбән Каманефтехим» ачык акционер җәмгыятьтә җитештерүне модернизацияләү кысаларында 22 апрельдә изопрен-мономер заводында изопрен синтезлау буенча өстәмә реактор эшли башлады.
Изопренны – синтетик каучук җитештерү чималын –бер стадияле технология буенча җитештерү 2005 елда оештырылды, әлеге технология ике стадияле синтез белән чагыштырганда җылылык энергиясен куллануны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирде. 2012 ел нәтиҗәләре буенча изопрен җитештерү 175,5 мең тонна тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International