14 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең бизнес даирәләре Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды, Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад, инвестиция потенциалын презентацияләү булды.
Билгеле булганча, 14-6 май көннәрендә Татарстан Республикасына Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе килде. 14 майда Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәндене Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов кабул итте, очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов та катнашты.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан һәм Төркия Республикасы арасында товар әйләнеше 2012 елда 929 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Татарстан Республикасы белән уртак төзелгән предприятиеләр саны буенча Төркия беренче урынны били (320 предприятие).
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.