ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

27 майда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашырукомиссиясе утырышын үткәрде.Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:  2012 елда коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре; «Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында» Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән методик рекомендацияләр; Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның 2013 елның 12 апрелендәге «Татарстан Республикасында бюджет чараларын файдаланганда, дәүләт милкендә һәм муниципаль милектә булган мөлкәт белән эш иткәндә законнар бозуларны бетерү максатыннан үткәрелә торган кисәтү чараларының нәтиҗәлелеге турында» беркетмәсен гамәлгә ашыру чаралары планы;  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Коррупциягә каршы программасына өстәмәләр кертү зарурлыгы турында;  Граждан хезмәте үтүгә бәйле тыюларны үтәү буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә үткәрелгән анкета нәтиҗәләре каралды.

27 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия-Британия Сәүдә Палатасының Россия буенча җитәкчесе Алан Томпсон әфәнде белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалына презентация үткәрде.
Россия-Британия Сәүдә Палатасының Россия буенча җитәкчесе Алан Томпсон әфәнде РБТП максатлары, бурычлары һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.
24 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан казна дары заводы ветераннарын, хезмәткәрләрен заводның 225 еллык юбилее белән котлады.
Министр сүзләренчә, “1788 елда сафка баскан предприятие тарихы дәүләтебез оборонасын ныгыту, Россиядә дары җитештерә башлау һәм дары җитештерүне арттыру тарихына тыгыз бәйләнгән. Казан дары заводы Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзеннән саллы өлеш кертте. Ул елларда фронт өчен дары, “Катюша” өчен реактив снарядлар җитештерелде, фронтка өзлексез сугыш кирәк-яраклары озатылып торды”.

24
май, 2013 ел
җомга
24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
23 майда Химиклар көне уңаеннан Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" Боз Сараенда тантана үткәрелде. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А. Метшин, Татарстан Республикасы сәнәгатенең химия тармагы хезмәткәрләре һөнәр берлеге, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Казан милли-тикшеренү технологик университеты, Казан федераль университеты, Түбән Кама химия-технология институты укытучылары һәм студентлары, Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган мәктәп укучылары, республиканың иң яхшы химия укытучылары катнашты.

21
май, 2013 ел
сишәмбе
21 майда КНИТУ-КАИда Кораб төзелеше үзәген ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, КНИТУ-КАИ һәм Горький исемендәге завод җитәкчеләре, КНИТУ-КАИ попечительлек советы әгъзалары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, университет укытучылары катнашты.
20 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Техстрой" ЯАҖ белән берлектә техник семинар оештырылды. "Су белән тәэмин итү, канализация һәм газ белән тәэмин итү буенча полиэтиленнан эшләнгән торбаларны монтажлау һәм ремонтлау" темасына багышланган семинарда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре, бу тармакта хезмәт куючы башка оешмалардан вәкилләр катнашты.
Нефть, газ химиясе комплексы Татарстан Республикасы икътисадының иң мөхим секторларының берсе. Бүген бу предприятиеләрдә эшләнгән продукцияне республика күләмендә куллануны арттыру бурычы тора. Үзебездә җитештерелгән прродукциягә игътибарны җәлеп итү өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында берничә семинар үткәрү планлаштырыла.
Кичә үткән семинарда полиэтилен торбаларны җитештерү, саклау һәм ташу шартлары, аларны монтажлау һәм тапшыру-кабул итү эшләрен үткәрү үзенчәлекләре хакында сүз барды. "Техстрой" ЯАҖ белгечләре семинарда катнашучыларга предприятиенең яңа проектлары хакында мәгълүмат бирде.

20
май, 2013 ел
дүшәмбе
19-20 май көннәрендә Татарстан Республикасында Ленинград өлкәсе делегациясе булды. Аны өлкә Губернаторы А. Дрозденко җитәкләде. Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Ленинград өлкәсе губернаторы А. Дрозденко белән очрашты, анда сүз ике регионның хезмәттәшлек итү перспективалары хакында барды. Татарстанга визит кысаларында Ленинград өлкәсе делегациясе Казан һәм Кама аръягы зонасы предприятиеләрендә булдылар, «Казаноргсинтез» ААҖ, «Химград» технополисын, ИТ-паркны һәм "Алабуга" МИЗ карадылар.
17 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы һәм ветераннары агач утырту көнендә катнаштылар. Лаеш районында алар тарафыннан карагай үсентеләре утыртылды.
Мәгълүмат өчен:
Бөтенроссия агач утырту көне беренче тапкыр 2011 елның 14 маенда оештырылды. Бу ел БМО тарафыннан Халыкара урман елы дип игълан ителгән иде.

17
май, 2013 ел
җомга
15-16 майларда Татарстан Республикасына Алматы хакиме Әхмәтҗан Есимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде.

Визит программасы кысаларында Алматы хакиме Әхмәтҗан Есимов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев белән очрашты.
Казахстан делегациясе Универсиада авылында булдылар, Теннис академиясен карадылар. КФУда Әхмәтҗан Есимов Казанда белем алучы Казахстан студентлары белән очрашты.
Делегация кунаклары өчен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы хакында презентация үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International