Төркия визиты дәвам итә

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
15 майда Татарстан Республикасына Бурсы губернаторы Шәһәбетдин Харпут әфәнде җитәкчелегендәге төрек делегациясе визиты дәвам итә. Кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов белән бергәләп «КАМАЗ» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ЕЛАЗ» ҖБ» ААҖ булдылар. Делегация составына Төркиянең автомобиль сәнәгате экспортерлары ассоциациясе Рәисе Орхан Сабунҗу, Бурсы провинциясе вәкиле Хәлил Акгөл, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең чит илләрдәге филиаллары координаторы Онур Гювен һәм «Акташ Холдинг» проекты җитәкчесе Гөлчин Онаран кертелгән.
"КАМАЗ" ААҖ белән танышу визиты программасында – автомобиль заводына экскурсия, "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булу. Кунаклар «Мерседес-Бенц Тракс Восток Холдинг», «Леони Вайэринг Системз» һәм «Тирсан Кардан»
ҖЧҖ компанияләре предприятиеләре белән танышачаклар. Алабуга шәһәрендә кунаклар өчен "Алабуга" МИЗ презентациясе үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International