Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Яңа катер төзелә башлады
2013 елның 7 мае, сишәмбе
7 майда Горький исемендәге Зеленодольск заводында диверсиягә каршы торучан яңа катер төзелә башлау тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Каспий флотилиясе командующие, вице-адмирал Сергей Алекминский, Россия Оборона министрлыгы, Россия Хәрби диңгез флоты вәкилләре, "Ак Барс" ХК ААҖ һәм "Горький исемендәге Зеленодольск заводы" ААҖ җитәкчелеге, Зеленодольск шәһәре администрациясе вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов әйтүенчә, "Горький исемендәге Зеленодольск заводы бүген күәтле җитештерү потенциалы булган, динамик үсештәге судно төзү предприятиесе. 2012 елда биредә 7,5 млрд. сумлык продукция эшләп чыгарылды, сәнәгать җитештерүе индексы 144% тәшкил итте. Агымдагы елның 1 кварталында җитештерү 1,6 млрд. сумга җитте. Предприятие киләчәккә эш белән тәэмин ителгән инде: заказлар бүгеннән үк кабул ителгән.".
Бүген предприятиедә диверсиягә каршы торучан яңа катер ("Грачонок") төзелә башлады. Ул туплану пунктлары акваторияләрендә һәм аларга якын урыннарда, шулай ук Россия Федерациясе Чик хезмәтенә Россиянең дәүләт чикләрен саклау һәм яклау мәсьәләләрен хәл иткәндә террористик көчләргә һәм гамәлләргә каршы көрәш өчен кулланылачак.
Мондый төрдәге беренче катер 2008 елның 18 февралендә җыела башлаган иде. Хәзерге вакытта Россия Хәрби диңгез флотында шундый өч катер бар. Тагын дүрт судно төзелә, шуларның икесе агымдагы елда файдалануга тапшырылачак.
"2020 елга кадәр Россия Федерациясе оборона-сәнәгать комплексын үстерү" Федераль максатчан программасы кысаларында Горький исемендәге Зеленодольск судно төзү заводында җитештерүне модернизацияләү гамәлгә ашырыла. Эшчеләрнең, инженерларның, конструкторларның, фәнни-техник хезмәткәрләрнең төп максаты "Сакчыл җитештерү" технологияләрен кертүгә, заман таләпләренә җавап бирә торган, конкурентлылыкка сәләтле продукция эшләп чыгаруга юнәлдерелгән.
Судно төзү заводы чит илләрдәге партнерлары белән хезмәттәшлек итүне арттыра, инновацияле перспектив программаларны гамәлгә ашыра, социаль яктан әһәмиятле чаралар уздыра.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры предпритие коллективын бүгенге вакыйга белән котлады, һәм хезмәткәрләргә, предприятие ветераннарына рәхмәтен белдерде: "Без Зеленодольск судно төзү предприятиесенең тарихы, аның Бөек Ватан сугышында җиңүгә, илнең халык хуҗалыгын торгызуга, бүгенге Россиянең оборона һәм сәнәгать потенциалын ныгытуга үзеннән зур өлеш кертүе белән горурланабыз",– диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны карадылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
26
март, 2026 ел
Түбән Кама районында бакчачылык ширкәтенә газ керттеләр
Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Татарстан предприятиеләренә Казахстан базарына ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
25
март, 2026 ел
Герман Лернер: «Бүген республикада электр двигательле 1,7 меңнән артык машина исәпләнә»
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз