17 октябрьдә Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары – оештыру комитеты рәистәше Рашат Фәттахов “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына әзерләнү максатыннан, эшче төркем утырышы үткәрде.
Киңәшмәдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм «Татарстан Республикасында стандартлашу, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәге» Федераль бюджет оешмасы вәкилләре катнашты. Утырышта 2013 елның 28 ноябрендә республика бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү мәсьәләләре каралды.
2013 елда булып узган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесе нәтиҗәләрендә лауреат исемлеген 181 прдукция һәм хезмәт күрсәтү исемлеге яулады, I дәрәҗәле дипломантлар – 181, II дәрәҗәле дипломанталар – 60.
16 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Германия Федератив Республикасына сәфәр кысаларында XIX Халыкара "К-Меssе" пластмасс һем каучук күргәзмәсе белән танышты.
Дюсельдорфта "К-Меssе" күргәзмә мәйданы дөньяда иң зур химик технологияләр экспозициясе. Күргәзмәдә күптөрле стандарт һәм заказ белән генә эшләнә торган жиһазлар тәкъдим иткән эре халыкара концерннар белән беррәттән, кече предприятиеләр белән дә танышып була.
10 октябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева җитәкчелегендә уздырылган киңәшмәдә “Яр Чаллы – тотрыклы үсеш шәһәре” проектының гамәлгә ашырылу дәрәҗәсе каралды. Әлеге проект шәһәр җитәкчеләренең системалы рәвештә Яр Чаллы муниципаль хакимиятенә, предприятияләренә һәм оешмаларына “Сакчыл җитештерү” принципларын кертү кысаларында гамәлгә ашырыла. Киңәшмәдә Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты рәисе урынбасары – икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Наталия Кропотова, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча бүлек мөдире Радмир Беляев, НОУ “РИПТиБ” җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә кысаларында Яр Чаллы шәһәре предприятияләре һәм оешмалары эшчәнлегенә Лин-технологияләрне кертү индикаторлары (параметрлары), халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты, кадрларны укыту мәсьәләләре каралды.
2013елның 9 октябрендә РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы хокуклы вәкиле урынбасары Алексей Сухов һәм КХР ның чит илләр буенча министр урынбасары Чен Гопин берләштерелгән эшчеләр төркеменең беренче очрашуын үткәрделәр. Очрашуда Идел буе регионнары һәм Янцзы елгасы буена урнашкан өлкәләр арасында сатып алу-экономик һәм гуманитар үсешне(фәнни-белем,культура һәм туризм буенча) ныгыту турында сүз алып барылды.
2013 елның 10-11 октябрендә ТР сына Санкт-Петербургның инновация һәм сәнәгать политикасы өлкәсендә эшләүче комитет рәисе Максим Мейксин җитәкчелегендәге делегация килде.
Программа буенча Санкт-Петербургтан килгән делегация ТРдагы,,Алабуга” махсус экономик зона тәҗрибәсе белән танышты.
Кунаклар,,Химград” технополисында булдылар,ЯАҖ ,,Данафлекс-Нано”,югары технологияләр өлкәсендә эшләүче ,,IT-Парк”эшчеләре белән очрашулар булып узды.
2013 елның 7-октябрендә Мәскәүнең халыкара сату-алу үзәгендә,,Меркурий-клуб”ның ,,Россиянең гражданлык промышленносте һәм оборонно-промышленный комплекска бергәләп эшләргә комачаулаучы проблемалар”дигән темага утырышы булып узды.