1 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республика сәнәгате өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән ветераннар килде. Бәйрәм өстәле артында кунакларны министр урынбасары Г. Әхмәдиева сәламләде, аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
29 сентябрь – Машина төзүчеләр көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгатьнең әлеге тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
26 сентябрьдә «Алнас» заводында җитештерү куәтләрен арттыруга һәм продукциянең үзкыйммәтен киметүгә юнәлдерелгән инвестиция проектының икенче чираты гамәлгә ашырыла башлады. Тантанада министр урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.
26 сентябрьдә Мәскәүдә ММЧда машина төзелеше өлкәсен яктырткан материалларга конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында “Республика Татарстан” газетасы журналисты Ирина Демина да бар.
25 сентябрьдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитетының Чаллы шәһәре Комсомол районында үткәрелгән утырышында катнашты.
Утырышта ветераннарга күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары, Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында оештырылган патриотик эш хакында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Краснодар краеның Сочи шәһәренә китте. Алдагы ике көндә ул "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумында катнашачак.
Форумда катнашучы республика делегациясе составына Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, КНИТУ ректоры Герман Дьяконов һәм башкалар кертелгән.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында, Татарстан Республикасы күргәзмә экспозициясендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы "Икътисадый үсеш һәм тормыш сыйфаты: чакырылышлар һәм перспективалар" пленар утырышта катнашачак, шулай ук башка очрашулар уздырачак.
25 сентябрьдә министр урынбасары Р. Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Россия төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, вәкиллекләрнең эшчәнлеге соңгы вакытта нәтиҗәлерәк була бара.
Татарстан вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады, очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты вәкиллекләрнең эшен яхшырту турында йөкләмә бирде.