Идел буе башкаласында Россия һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту турында фикер алышу булып узды.

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2013елның 9 октябрендә РФ Президентының Идел буе федераль округында  тулы хокуклы вәкиле урынбасары Алексей Сухов һәм КХР ның чит илләр буенча министр урынбасары Чен Гопин берләштерелгән эшчеләр төркеменең беренче очрашуын үткәрделәр. Очрашуда Идел буе регионнары һәм Янцзы елгасы буена урнашкан өлкәләр арасында сатып алу-экономик һәм гуманитар үсешне(фәнни-белем,культура һәм туризм буенча) ныгыту турында сүз алып барылды.

Әлеге очрашуда,шулай ук,ТР ның Премьер-министр урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Кытай провинцияләре һәм Идел буе районнары вәкилләре,Россия һәм Кытайның чит илләр министрлыгы һәм ике илнең дәүләт банкы оешмалары катнашты.

Очрашу барышында Россия һәм Кытай делегациясе вәкилләре гуманитар өлкәдә,,юл карталары”н эшкәртү һәм берләштерелгән инвестицион проектларны тормышка ашыруга кагылышлы сорауларны күтәрделәр.

Идел буе регионнары вәкилләре Кытайда яшәүче хезмәттәшләр белән алга таба да эш алып бару буенча үзләренең бик мавыктыргыч тәкъдимнәрен ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International