Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның энергетикасын үстерү мәсьәләләре каралды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә утырыш узды, ул Республиканың электр энергетикасын үстерү мәсьәләләренә багышланды. министр урынбасары Хәмзә Баһманов, республиканың энергетика тармагы һәм Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре катнашты.
Утырышта «КЭР-инжиниринг» ААҖнең 2013 – 2018 елларга Татарстан Республикасы электр энергетикасын үстерү программаларын һәм схемаларын гамәлгә ашыру турында хисап тыңланды. Бу документның максаты – Татарстан Республикасының электр энергетикасын үстерү, республиканың социаль–икътисадый үсешен тәэмин итүче нисбәтле энергетика инфрастуктурасы төзү. Бу Схема һәм Программа – энергетика субъектларына да, энергия кулланучыларга да мөһим. Әлеге хисаптан чыгып, киләсе биш еллыкка Татарстан Республикасының энергетика үсешенең төп юнәлешләре билгеләнде.
Утырышта 2014 елда электр станцияләрен, электр һәм җылыту челтәрләрен ремонтлау планнарын оптимизацияләү мәсьәләләре дә каралды. Шул исәптән, республиканың энергетика комплексын үстерү буенча фәнни–техник совет булдыру кирәклеге ассызыкланды.
Россия Федерациясе энергетика министры А.В.Новакның Татарстан Республикасына визитының оештыру мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International