Мәскәүнең ,,Меркурий-клуб”ында узган утырышта Россиянең гражданлык промышленностенда һәм оборонно-промышленный комплекста бергәләп эшләү мәсьәләсен хәл иттеләр.

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

      2013 елның 7-октябрендә Мәскәүнең халыкара сату-алу үзәгендә,,Меркурий-клуб”ның ,,Россиянең гражданлык промышленносте һәм оборонно-промышленный комплекска бергәләп эшләргә комачаулаучы проблемалар”дигән темага утырышы булып узды.

    Утырышта,,Меркурий-клуб”советы рәисе Евгений Примаков РФ нең хөкүмәт каршындагы военно-промышленный комиссиянең беренче урынбасары Иван Харченко,РФ нең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов, ТР ның Премьер-министр урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов,РФ нең хөкүмәт Думасы депутатлары, Россия регионнарындагы сәүдә-сәнәгать өлкәсендә эш алып баручы җитәкчеләр,эшмәкәрләр оешмаларының вәкилләре,оборонно-промышленный комплексның алдынгы предприятияләр җитәкчеләре,галимнәр,экспертлар, ,,Меркурий-клуб” әгъзалары катнашты.

    Утырышның максаты:федераль һәм региональ дәүләт органнары вәкилләренең ,эшмәкәрләр оешмаларының,алдынгы галимнәрнең үзара фикер алышып Россиянең оборонно-промышленный комплексында нәтиҗәлелекне күтәрү һәм үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International