Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министырлыгында “Яр Чаллы – тотрыклы үсеш шәһәре” проекты каралды.

2013 елның 11 октябре, җомга

10 октябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева җитәкчелегендә уздырылган киңәшмәдә “Яр Чаллы – тотрыклы үсеш шәһәре” проектының гамәлгә ашырылу дәрәҗәсе каралды. Әлеге проект шәһәр җитәкчеләренең системалы рәвештә Яр Чаллы муниципаль хакимиятенә, предприятияләренә һәм оешмаларына “Сакчыл җитештерү” принципларын кертү кысаларында гамәлгә ашырыла. Киңәшмәдә Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты рәисе урынбасары – икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә   ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Наталия Кропотова, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча бүлек мөдире Радмир Беляев, НОУ “РИПТиБ” җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә кысаларында Яр Чаллы шәһәре предприятияләре һәм оешмалары эшчәнлегенә Лин-технологияләрне кертү индикаторлары (параметрлары), халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты, кадрларны укыту мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International