ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Maire Technimont» Италия компанияләре төркеме директорлар Советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән булган очрашуда катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнашты.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 25 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда  эш сәфәре кысаларында гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча  «КАПО-Композит» ЯАҖ  заводында һәм “КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булды.

Делегация составында – Россия Федерациясе  Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе  Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,  Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян һәм башка рәсми затлар. 

Дмитрий Медведев җитештерүнең төп этаплары белән танышты. Завод төзелешенә һәм аны җиһазлар белән тәэмин итүгә инвестицияләрнең күләме якынча 3,5 млрд. сум булган. «КАПО-Композит» ЯАҖ Россия һәм чит ил очкычларына композит материаллардан агрегатлар җитештерәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы шулай ук җитештерүне әзерләүче һәм авиатехниканы җитештерүче Татарстан Республикасы предприятиеләренең күргәзмәләре белән танышты.

Дмитрий Медведев “КАИ–Лазер” үзәгенә дә барды. Бу проектка сарыф ителгән инвестицияләр күләме 440 млн. сум, шуларның 40 проценты – Татарстан Республикасы бюджетыннан, калганы - Россия Федерациясе бюджеты акчасы. 1000 квадрат метр биләгән әлеге  мәйданчыкта  заманча лазер технологияләр һәм җиһазлар тупланган. Әлеге үзәк кече һәм урта эшмәкәрлек җитештерү  предприятиеләренә заманча лазер технологияләре кертү юлы белән ярдәм итә ала.

“КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булу кысаларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “КАИ–паркы”н үстерү планнары белән танышты. Агымдагы елның 1 сентябрендә Германия–Россия яңа технологияләр институтының ачылышы көтелә. Дмитрий Медведевны  шулай ук Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ уйлап тапкан технологияләр һәм кече инновацион предприятиеләр белән таныштырдылар.

25
март, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында инновацион территориаль кластерлар үсеше  мәсьәләсе буенча  киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, Россия Федерациясе  финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович әйтүенчә, “территориаль концентрацияләнгән структураларны оештыру буенча  Татарстанның  уңай тәҗрибәсе  бар. Андый урыннарда фәнни тикшеренүләр һәм  тәҗрибә – конструктор  эшләнмәләр белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре  урнашкан. Алар сынаулар үткәрү  һәм прототиплар эшләп чыгару белән шөгыльләнәләр. Бу тәҗрибә практик нәтиҗәләр бирә”. Мисал итеп, ул “Химград”ны китерде.

Инновацион төбәкләр Ассоциациясе рәисе буларак чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ил һәм регионнар өчен мөһим булган ике юнәлеш турында әйтте: инжиниринг үзәкләр һәм мәгариф. Республика башлыгы ассызыклавынча, инновацион төбәкләр Ассоциациясендә булган һәр регионның үсеш нокталары бар, һәм кулай шартларда алар ярдәмендә регионнарның үсеш мөмкинчелеге артачак. Татарстанда, мәсәлән, эре нефть химия кластеры бар, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Россия Федерациясе  икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев чыгышында территориаль инновацион кластерлар үсеше мәсьәләсендә  булган регионнарның проблемаларына игътибар итте.  

2014 елның 24 мартында Зеленодольскида А.М.Горький исемендәге заводта “Ел инженеры –2014 ” XIV Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын һәм Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең аерымлык билгеләре белән бүләкләнгән хезмәткәрләрне хөрмәтләү чарасы узды.
Тантаналы чарада Россия герое, вице–адмирал Виктор Буриличев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалеев, Зеленодольск муниципаль районының башлыгы Александр Тыгин, „Ак Барс“ Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, А.М.Горький исемендәге заводының генераль директоры Ренат Мистахов, завод хезмәткәрләре, Зеленодольск шәһәре студентлары һәм укучылары катнашты.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 18 мартында “Казан Ярмәнкәсе” күргәзмә үзәгенең территориясендә “Энергия ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” XIV халыкара симпозиум”ының һәм “Энергетика. Ресусларны саклау” XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең ачылышы узды.
Симпозиум кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары И.Ш.Халиков җитәкчелегендәге “2013 елда энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2014 елга билгеләнгән бурычлар” Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды. Утырышта төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады.
Утырышта“Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе С.В.Степашин, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары А.Ю.Инюцын, фондның генераль директоры–идарә итү рәисе К.Г.Цицин, Германия Федератив Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле Й.Кирш һәм башкалар катнашты.
Эшлекле симпозиум программасы кысаларында 2014 елның 18–20 март көннәрендә сәнәгатьтә, энергетикада, торак–коммуналь хуҗалыкта, икътисад тармаклырында актуаль булган энергия саклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак.

11
март, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 6 мартында Казанда текстиль, кием, күннән һәм мехтан эшләнгән киемнәр өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Татарстан–Төркия сәүдә –икътисадый форум узды.
Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә “Казан Ярминкәсе” ААҖ узды. Ул “Мода һәм стиль. Казан–Яз” 25 күргәзмәнең ачылуына багышланды. Төркия Республикасы делегациясе күргәзмәнең ачылышында катнашты, экспозиция белән танышты.
Форум эшендә министерстволар, ведомстволар, җиңел, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, Татарстан Республикасының күпләп һәм ваклап сәүдә итү вәкилләре катнашты.
Төркия ягы текстиль сәнәгать компанияләре эшләнмәләрен, күннән эшләнгән киемнәр, мебель һәм җиһазлар тәкъдим итте.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе М.Г.Галиев, Төркиянең экспортерлар Ассамблеясы идарә әгъзасы Мостафа Сабри Унлутурк чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасының җиңел сәнәгать предприятиеләренең чимал базасы һәм Төркия җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары хакында Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре Берләшмәсе идарә рәисе Т.А.Федорова җиткерде. Татарстанның мебель предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинчелекләре һәм аларның юнәлешләре турында Татарстан Республикасы мебель һәм агач эшкәртү предприятиеләре Ассоциациясенең генераль директоры Г.А.Гумеров сөйләде.
Катнашучыларны “Мастер” Кама индустриаль паркы“нда, “Мелита” ҖЧҖда, “Биек Тау” логистик паркында һәм башка мәйданчыкларда җитештерүне һәм әзер продукция складларын урнаштыру мөмкинчелекләре белән таныштырдылар.
Форумның пленар өлеше тәмамлангач, Төркиянең һәм Татарстанның эшлекле даирәләр арасында адреслы очрашулар узды.
7 мартта Төркия делегациясе складларны һәм җитештерүләрне урнаштыру өчен биналарны арендага алу мәсьәләсен өйрәнү максаты белән, Казанның склад һәм җитештерү мәйданчыкларын карады.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 24–28 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия делегациясе составында Кытай Халык Республикасына визитта катнаша. Әлеге визит Россия Федерациясенең Иделбуе Федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымы өлкәләре арасында сәүдә–икътисадый һәм гуманитар өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү буенча уртак эшче төркем киңәшмәсе кысаларында уза.
Визит кысаларында Кытайның потенциаль партнерлары өчен Татарстан Республикасының сәүдә–икътисадый һәм инвестицион–инновацион потенциалы презентациясе узачак, шулай ук хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив һәм өстенлекле проектлар буенча фикер алышу күздә тотыла. Моннан тыш, Кытай сәнәгать предприятиеләренә бару да планлаштырыла.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 19 февралендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесен оештыручы комитетның эшче төркем утырышы узды. Әлеге утырышта 2013 елда булып узган унынчы-юбилей бәйгегь нәтиҗәләр ясалды һәм 2014 елга эш планы расланды. “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесен оештыручыларын һәм экспертларын бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969–р номерлы күрсәтмәсе нигезендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары ” бәйгесе “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” Бөтенроссия бәйгесе кысаларында ел саен үткәрелә. 2012 елдан алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 2 маендагы 685-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә бәйгенең исеме “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”нә алмашынды.
Бәйгенең төп бурычларның берсе – югары сыйфатлы товарларны һәм хезмәт күрсәтүне ачыклау, Татарстанның югары сыйфатлы продукция җитештерүчеләрнең югары репутацияләрен булдыру, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренең эшчәнлегенә стимул бирү һәм җитештерә торган продукциянең сыйфатын һәм конкурентлылык сәләтен арттыру, товарларны эчке базарда гына түгел, тышкы базарда да алга сөрү өчен ярдәм итү.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында Россиядә регион–лидер булып тора. 2011–2012 еллар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы “Россиянең 100 иң яхшы товарлары” Программасының Платина дипломын яулаган бердән–бер регион.
Бәйгедә катнашучыларның географиясе ел саен киңәя. Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре әлеге бәйгегә бик зур кызыксыну белән карый. 2012–2013 елда аларның саны барлык катнашучыларның 40% тәшкил итте.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

 2014 елның 18–19 февралендә Башкортостан Республикасы Хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасары М.Б.Фәтхуллин җитәкчелегендәге Башкортостан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына – Алабугага эшлекле  визит сәфәр белән килде.

        Делегация составына Башкортостан Республикасының башкарма һәм муниципаль хакимият органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керде. 


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Чаллы мэриясендә булып узган “Сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрлек, куллану базары һәм хезмәт күрсәтү буенча 2013 ел нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар” тармак киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхрәзиев, республика министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлекләр шәһәр Советы депутатлары, Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Чаллы шәһәренең сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Равил Зарипов Татарстан Республикасы һәм Чаллы шәһәре сәнәгатенең үсеш нәтиҗәләрен билгеләгәндә, республиканың тулаем төбәк продуктының күләме – 2%ка артып, 1 трлн. 520 млрд. сум, сәнәгать җитештерү индексы – 101,2% тәшкил итүе турында җиткерде. Республиканың тулаем төбәк продуктындагы Чаллы шәһәренең өлеше – 12,6 %.
Министр әйтүенчә, “бүгенге көндә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү мәсьәләсе – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Республикада да, Чаллыда да бу тармакта эшли торган мәсьәләләр җитәрлек”.
2013 елда республиканың машина төзелеше предприятиеләре 360 млрд. сумлык продукция җитештергән. Шул ук вакытта Чаллы машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан продукциянең 40% (республиканың тулаем машина төзелеше продукциясе күләменнән алганда) 142 млрд.сум тәшкил итә. Чаллы шәһәре сәнәгать продукциясенең тулаем күләменең төп өлеше 51% «КАМАЗ» ААҖ туры килә.
“Республиканың сәнәгатә үсешен без масштаблы инвестицион проектлар, беренче чиратта, 2020 елгы үсеше кысаларында Кама икътисад кластеры белән бәйлибез. Эре проектлар арасында – “КАМАЗ”, “Форд соллерс”, “КИП–мастер” индустариаль паркын, “Алабуга” махсус икътисад зонасын үстерү”, дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International