ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

   2014 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасарыТатарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Чаллыда КФУ Инжиниринг үзәгендә булды. Утырыш кысаларында «КАМАЗ» ААҖ һәм институт җитәкчелеге белән берлектә, конкурентлылыкка сәләтле инженерлар һәм техник белгечләр әзерләү мәсьәләләре  каралды.

   Равил Зарипов ассызыклаганча,  “вуз фәне белән җитештерүнең интерграциясен эффектив оештыру мөһим. Болар барысы да предприятиеләребезнең сәнәгать продукциясенең конкурентлыкка сәләтен арттырачак. Бөтендөнья сәүдә оешмасы составында без химия һәм нефть химиясе өлкәсендә генә түгел, ә машина төзелешендә һәм инженерия технологияләрендә дә лидер булырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә, кадрлар мәсьәләсе килеп баса. Бүгенге вуз тәмамлаган белгечләр реаль шартларда ничек эшләргә кирәклеген белергә тиеш”. 


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 11–16 февралендә Сингапур Республикасының Чанги районы күргәзмә үзәгендә “Singapore Airshow 2014” хәрби һәм граждан авиациясе халыкара күргәзмәсендә, “Россия вертолетлары”, “КВЗ” ААҖ җитештергән, “Ми-8/17” һәм “Ми-17В-5” хәрби–транспорт вертолетларын тәкъдим итте. Күргәзмәдә катнашучылар җиңел вертолетлар сегментындагы медицина, полиция, укыту–өйрәнү өлкәләрендә файдаланырга мөмкин булган “Ансат” вертолеты белән таныштылар.

7
февраль, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тверь өлкәсе сәнәгать һәм мәгълүмати технологияләр министры Евгений Вожакин җитәкчелегендәге Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашты.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков катнашында Татарстан Республикасының Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак йомгаклау коллегиясе узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, икътисади үсеш мәсьәләсендә 2013 елның катлаулы булуын ассызыклап узды. Аның сүзләренә караганда, алдагы ел белән чагыштырганда, ел саен 5-6 процентлык үсешкә ирешелмәсә, алга таба бик авыр булачак. Тулаем төбәк продуктының күләме – 2%ка артып, 1 трлн. 520 млрд. сум, сәнәгать җитештерү индексы – 101,2% тәшкил итте. Бу күрсәткеч 2012 елда 107,1% иде. Президент басым ясаганча, икътисадта перспективалы проектларны гамәлгә ашыру өчен, эчке резевларны анализлау, җитештерүне модернизацияләү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү системасын булдыру мөһим.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Чаллыда КФУ Инжиниринг үзәгендә булды. Утырыш кысаларында «КАМАЗ» ААҖ һәм институт җитәкчелеге белән берлектә, конкурентлылыкка сәләтле инженерлар һәм техник белгечләр әзерләү мәсьәләләре каралды.

Равил Зарипов ассызыклаганча, “вуз фәне белән җитештерүнең интерграциясен эффектив оештыру мөһим. Болар барысы да предприятиеләребезнең сәнәгать продукциясенең конкурентлыкка сәләтен арттырачак. Бөтендөнья сәүдә оешмасы составында без химия һәм нефть химиясе өлкәсендә генә түгел, ә машина төзелешендә һәм инженерия технологияләрендә дә лидер булырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә, кадрлар мәсьәләсе килеп баса. Бүгенге вуз тәмамлаган белгечләр реаль шартларда ничек эшләргә кирәклеген белергә тиеш”.

Бүгенге көндә «КАМАЗ» ААҖ һәм Фән–техника һәм Технологик үзәкләре өчен максатчан контракт әзерләү программасы буенча югары квалификацияле инженерлар әзерләү кысаларында 80 студент белем ала. Мәгълүмат өчен: әлеге программа буенча инде 250 белгеч әзерләнгән. Җитештерүдән читләшмичә, алар магистратура һәм аспирантурада укуларын дәвам итәләр. Соңыннан диссертация яклыйлар.

Равил Зарипов вузның матди – техник базасы, шул исәптән, укыту лабораториясе белән танышты. КФУ Чаллы институты җитәкчелеге заман җиһазларын куллану перспективалары турында җиткерде.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Предприятиеләрнең инновацион үсеше – республика икътисадының конкурентлылыгын үстерү нигезе» уртак нәтиҗәле коллегиясенең киңәшмәсе узачак.
Уртак нәтиҗәле коллегиясенең программасы кысаларында
• Күргәзмәнең экспозициясен карау
• Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уртак нәтиҗәле коллегиясенең киңәшмәсе
I. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кереш сүзе
Докладлар белән чыгыш ясыйлар:
1. “2013 елда Татарстанның социаль–икътисадый үсеше. Лидерлык һәм инновацияләр икътисадын формалаштыру – заманның мөһим эндәүе”, Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтовның чыгышы;
2. “2013 елда Татарстан Республикасының сәнәгатьнең һәм куллану базарының үсеше. Инновацион үсешкә күчү–республика сәнәгатенең конкурентлылык нигезе”, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның чыгышы;
II. Чыгыш ясаучылар:
1. “Инновацияләр – ТАИФ компания Группасы үсешенең төп механизмы” – "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновның чыгышы.
2. “Пилотсыз авиация комплекслары проектларын оештыру һәм эшләнү технологияләре юнәлешендәге комплекслы инновацион карарлар” – "ОКБ "Сокол” ААҖ генераль директоры –баш конструкторы Александр Гомзинның чыгышы;
3. “Татарстан Республикасы лазер технологияләре сәнәгатенең киләчәге” – КАИ-лазер Республика инжиниринг үзәгенең директоры Руслан Янбаевның чыгышы;
4. “Предприятиеләрнең инновацион үсешендә югары мәктәпнең роле” – Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗановның чыгышы;
5. “Теләче” сәнәгать паркы үсеше” – Теләче муниципаль районның Башлыгы Илдус Зариповның чыгышы;
Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый.
III. Бүләкләү тантанасы
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләр
тапшыра.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 елның 30 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Россия Президенты Владимир Путин Владимир Чагин җитәкчелегендәге «КАМАЗ– мастер» командасы әгъзаларын «Дакар–2014. Аргентина – Боливия – Чили»» автораллисында данлыклы җиңүләре белән котлады.
Әлеге 35 «Дакар» ралли–рейды Росариода (Аргентина) башланып, Аргентина, Боливия, Чили территориясендә 13 этап узып, Вальпараисода (Чили) тәмамланды. «Дакар-2014» раллисының йөк автомобильләре өчен тулаем озынлыгы 9188 км тәшкил итте.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә академик П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче республиканың беренче лицей–интернатының Попечительлек Советының беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Гөлнара Әхмәдиева һәм Хәмзә Баһманов, Зеленодольск муниципаль районның администрация башлыгы Александ Тыгин, Казан Милли тикшеренү технология университеты- КХТИ җитәкчелеге, Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексы җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, лицейның Попечительлек Советы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “хәзерге заманда балаларның вузга кадәрге әзерлек мәсьәләсе бик актуаль. Россиядә сәләтле балалар бик күп. Сәләтле мәктәп балаларын сайлап алу, урта белем бирү программасы кысаларында укыту – вузда укыту кебек үк мөһим. Бу – югары квалификацияле инженер белгечләрен әзерләүдә зур роль уйный”.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан иң яхшы басма “Эшче һәм инженер һөнәрләре абруе” республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
1. Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы.
Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә республика конкурсына 2003 елда нигез салынган. Конкурсны уздыру дәвамында анда якынча 700 предприятие һәм оешма катнашкан.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җиңүчеләргә һәм лауреатларга призлар һәм дипломнар тапшырды.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 21 гыйнварында Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ һәм «Zahnrad Fabrik»- немец концернның «ZF-Кама» уртак предприятиесенең яңа җитештерү корпусы ачылышы булды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер –министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, «ZF Friedrichshafen AG» концерны башлыгы Штефан Зоммер катнашты.
“ZF-Кама” предприятиесе – «КАМАЗ»да чит ил компаниясе катнашында булдырылган һәм продукцияне аның сәүдә маркасы астында чыгаручы беренче җитештерүчесе. Предприятие 2005 елның гыйнварында булдырылган һәм хәзерге вакытта 9 һәм 16 баскычлы механик тизлек тартмасын җитештерә. Продукциянең төп кулланучысы – “КАМАЗ” ААҖ (95 проценттан артыгы), 2012 елда Россиядә “АЗ Урал” ААҖ һәм «MAN» өчен трансмиссияләр җитештерүе башланып китте. 2016 елда «МАЗ» ААҖ өчен тизлек тартмасы җитештерүләре планлаштырылган.
22 мең кв.метрдан артык мәйданлы яңа корпусны ачу предприятиегә тизлек тартмасы модельләре һәм аларның детальләре номенклатурасын киңәйтергә (хәзерге вакытта локализация 47% тәшкил итә), үз термик җитештерүен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, бу продукцияне эшләп чыгару күләмен арттыру өчен кирәк.
2016 нче елга кадәр уртак предприятиегә инвестицияләрнең күләме якынча 90 млн. евро тәшкил итәчәк. Әлеге вакытка предприятиенең җитештерү куәте 2,5 тапкырга артыр дип планлаштырыла. “ЦФ КАМА” конвейерларыннан елына 50 меңгә кадәр «Ecosplit» һәм «Ecomid» тизлек тартмасы чыгарылачак. Алар “КАМАЗ”га һәм башка предприятиеләргә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International