Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
“Алабуга”МИЗ территоиясендә яңа җитештерү обектлар төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды
2014 елның 10 апрелендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә "Хави Логистик Алабуга" ҖЧҖ һәм бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь төрү материаллары җитештерү буенча "Хухтамаки Фудсервис Алабуга" ҖЧҖ заводлары төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды.
Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Хави Логистикс Европа» компаниясе президенты Халук Илкдемирчи, «Хухтамаки» компаниясенең Көнчыгыш Европа буенча вице-президенты Ким Аганимов, Россиядәге “McDonald’s” генераль директоры Алексей Семенов, “Алабуга” сәнәгать берләшмәсе махсус икътисадый зонасы” ААҖ һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге катнашты.
“Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә төзергә планлаштырылган “Havi Logistics” компаниясенең җитештерү–тарату үзәге үз эченә азык–төлек продуктларын, савыт–саба һәм төрү материалларын җитештерүче предприятиеләрен туплый. Әлеге предприятие продукцияне ташучыларның товарларын сатып алучы буларак та, үз чиратында, ресторанннарга продукцияне китереп торучы ролен дә уйныячак.
Компаниянең төп клиенты – “McDonald’s” рестораннар челтәре. Склад комплексының тулаем мәйданы – 5 832 кв. м., административ – көнкүреш мәйданы– 1 080 кв. м., 53 эш урыны тәкъдим ителәчәк дип көтелә. Тарату үзәге компанияләр – клиентларның елына 25 500 тонн продукциясен эшкәртә алачак.
«Хухтамаки Фудсервис Алабуга» ҖЧҖ – бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь төрү материалларын җитештерүче икенче предприятие. “Huhtamaki” Фин компаниясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында “McDonald’s” рестораннар челтәре өчен елына 641 млн. данә күләмендә кагәзьдән эшләнгән бер тапкыр кулланыла торган стаканнар җитештерүне булдыру көтелә. 20 эш урыны булачак, җитештерүне 2015 елда башлап җибәрү планлаштырылган.
«Алабуга» МИЗ территориясендә яңа инновацион проект гамәлгә ашырыла
2014 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасында урнашкан "Серияле җитештерүләрне модернизацияләү фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ заводында булды. Республика җитәкчесен Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Алабуга” сәнәгать – җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы”ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар озатып йөрделәр.
Заводның җитәкчелеге җитештерелә торган продукциянең махсус төрләре турында хәбәр итте (гофреланган торбалар, "УАЗ" машиналары өчен глушительләр һәм резонаторлар, "КАМАЗ"лар өчен нейтральләштерү системалары), шулай ук Евро 4 "КАМАЗ" автомобильләре өчен эшкәртелгән газларны чистарту системасы үрнәкләрен күрсәтте.
"Серияле җитештерүләрне модернизацияләү фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ предприятиесе "Соллерс" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ чыгара торган автомобильләрнең эшкәртелгән газларын нейтральләштерү системаларын җитештерү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыра. Әлеге проект 2012 елның июлендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы сәнәгать махсус икътисадый зоналары буенча эксперт советы тарафыннан хупланган.
"Татнефть" ААҖ эшләнмәләре – "Архимед-2014" халыкара салонның җиңүчеләре
"Татнефть" компаниясе "Архимед-2014" ХVII халыкара Мәскәү уйлап табулар һәм инновацияле технологияләр Салонында катнашты. Татарстан компаниясенең эшләнмәләре 34 бүләккә – 8 алтын, 17 көмеш, 9 бронза медаленә лаек булды.
Халыкара бәйгенең алтын медальләре белән НГДУ “Нурлатнефть” компаниясенең ике технологиясе, "Татнефть" ААҖ Бөгелмә механика заводының ике эшләнмәсе лаек булды, шулай ук НГДУ "Альметьевнефть","Елховнефть", "Татнефть", “ТатНИПИнефть” ААҖ компанияләре дә алтын медальләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында уйлап табуларны һәм рационализаторлык эшендәге актив эшчәнлеге өчен, "Татнефть" компаниясе регионнар Кубогы белән бүләкләнде, шулай ук компаниягә Салон эшен оештыру һәм үткәрү эшендәге активлыгы өчен махсус диплом тапшырылды һәм рәхмәт белдерелде.
10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«SOCAR» Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт нефть компаниясе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты
Татарстан Республикасы белән Азәрбайҗан Республикасы арасында сәүдә–икътисад, фән–техника һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешү кысаларында, 2013 елдның декабрендә Татарстан Республикасы эшлекле даирәләрнең Азәрбайҗан Республикасына булган визиты нәтиҗәсендәге килешүләрне гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы тарафыннан 2014 елның 7 –10 апрель көннәрендә стратегик үсеш буенча вице–президент Тофик Гахраманов җитәкчелегендәге “SOCAR” Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт нефть компаниясе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты оештырылды.
Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында “SOCAR” делегациясе өчен «Татнефть» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «Нижнекамск-нефтехим» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ЕлАЗ»сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «КМПО» ААҖ, Казан милли тикшеренү технология университеты җитәкчелеге белән, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика предприятиеләре белән очрашулар узды.
3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Ульяновскида авиация сәнәгатен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар
2014 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Ульяновскида узган авиация сәнәгатен үстерү перспективаларына багышланган Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасында һәм Таможня союзында катнашуын мониторинглау буенча Федерация Советының вакытлы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Утырышта катнашучылар авиация сәнәгатенә дәүләт ярдәме һәм үсеше, тармакның конкурентлылык сәләтен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, «Авиастар-СП» заводы – заманча самолет төзү предприятиесе белән таныштылар.
Утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасында һәм Таможня союзында катнашуын мониторинглау буенча Федерация Советының вакытлы комиссиясе рәисе Ильяс Умаханов уздырды. Чарада Россия Федерациясе субъектларының башкарма һәм закон чыгару органнары җитәкчеләре, профильле Россия министрлыклары, дәүләт корпорацияләре һәм авиация заводлары, фәнни һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Ульяновскидагы чара – вакытлы комиссиянең дүртенче күчмә утырышы. Алдагысы агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә, җиңел һәм авиация–космос сәнәгатенә һәм Бөтендөнья Сәүдә оешмасы шартларында кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде.
2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә “Мәктәп формасы” түгәрәк өстәле узды
2014 елның 1 апрелендә Мәскәүдә “Манеж”да Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашында “Мәктәп формасы” түгәрәк өстәле узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Башкарма хакимият региональ органнары, Россиянең җиңел сәнәгать предприятиеләре, мәктәп формасын җитештерүче Милли союзы вәкилләре катнашты. Очрашу кысаларында Россиядә мәктәп формасын кертү мәсьәләләренә кагылышлы тәкъдимнәр ясалды.
Шул исәптән, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәктәп формасын зарури рәвештә кертњ ягында џәм мәгариф турындагы Законга үзгәрешләр кертеп, “мәктәп формасы” төшенчәсен кертергә тәкъдим итә. Федераль министрлыкның вәкилләре уйлавынча, бу үзгәреш мәктәп формасын җитештерүдә аның сыйфатына, тукымалар составына һәм фасонга таләпләр билгеләнгән махсус техник регламент булдырырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук мәктәп формасына бәяләрне җайга китерер өчен, киемне җитештерү стадиясендә (җитештерүченең керемен комплектның фактик үзбәясеннән чыгып фиксацияләү өчен) һәм сату стадиясендә (җитештерүче бәясенә өстәмә бәя куйдырмау) билгеләү өчен норматив механизм булдырырга тәкъдим ителә. Җитештерүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, мәктәп формасын тегүче эшмәкәрләргә чыгымнарны субсидияләү һәм льготалы салым түләү вариантлары кертү карала.
Мәктәп формалары комплектлары вариантларының сыйфат характеристикалары һәм якынча күрсәтелгән бәяләре белән Бөтенроссия мәгълүмат ресурсын булдыру планлаштырыла.
Мәктәптә укучы коллекцияләре Көне кысаларында кече, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен мәктәп формасы модельләре күрсәтелде.
1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Көн тәртибендә– Татарстан Республикасы вәкиллекләренең эшчәнлеге
2014 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит дәүләтләре территорияләрендәге вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы вәкиллекләр эшчәнлеге каралды, перспектив бурычлар куелды.
Каралган мәсәьләләр арасында:
• www.tatarstan.ru республиканың рәсми порталында Татарстан Республикасы вәкиллекләренең сайтларын булдыру һәм аларны актуальләштерү;
• Татарстан Республикасы вәкиллекләре булган регионнарның һәм илләрнең Татарстан Республикасына делегацияләрнең эшче визитларын әзерләү һәм уздыру;
•Татарстан Республикасы өчен өстенлекле инвестиция проектлары үтәлешен тәэмин итү;
• ике яклы эш төркемнәре төзелгән Россия регионнарында, якын һәм ерак чит илләр белән багланышларны үстерү;
• милләттәшләр белән эшләү.
31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Икътисадый советта Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
2014 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Икътисадый советта катнашучылар 2014 – 2016 елларга Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасын” карадылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада кече һәм урта эшкуарлык – 140 меңнән артык хуҗалык итүче субъект, монда 500 меңләп кеше эшли. Шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкның ҖРПтагы өлеше барысы 25%. 2015 елда республикада җыелма региональ продукттагы өлеше 34%ка җитәргә тиеш, диде республика җитәкчесе.
Энергетика өлкәсендә эшмәкәрлек климатын яхшырту чаралары турында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады.
28
март, 2014 ел
җомга
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды
2014 елның 27 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тюрингия җиренең Икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край рәислегендәге Тюрингия эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Татарстанның алдынгы машина төзелеше предприятиеләре, Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, Германия Татарстан Республикасының төп сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. 2013 елда Татарстан һәм Германия арасында товар әйләнеше 1,6 млрд. доллар тәшкил иткән.
Равил Зарипов Татарстан Республикасының Тюрингия белән хезмәттәшлек итү торышының бүгенге халәте һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләде.
Искәртеп үтәбез, 2013 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы делегациясенең Германиягә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия премьер-министры Кристина Либеркнехт белән очрашты. Шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре “Тюрингия Татарстанны каршылый” икътисадый форумында катнаштылар.
Тюрингиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе RUAG Aerospace компаниясе вәкилләре белән очрашты. Ильменау техник университеты белән Казан милли тикшренү техник университеты арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашу кысаларында Равил Зарипов ассызыклап узганча, бүгенге көндә Тюрингия белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү тотрыклы рәвештә үсә. Хәзерге вакытта Тюрингия Федераль җиренең премьер-министры Кристина Либеркнехт җитәкчелегендәге Тюрингиянең эшлекле даирәләр делегациясенең Татарстан Республикасына булачак визитына әзерлек эшләре бара.
Тюрингиянең Икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край делегациянең вәкилләре белән таныштырды. Тюрингия делегациясе составында – автокомпонентлар җитештерүче Германиянең 10 компания вәкилләре. Ул билгеләп үткәнчә, эш сәфәре кысаларында медицина өлкәсендәге уртак проектлар турында да сөйләшенәчәк.
Очрашу кысаларында Татарстан белән Тюрингия арасындагы киләчәк хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасына сәфәре барышында Тюрингия делегациясе “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “КАИ-Лазер” төбәк инжиниринг үзәгендә, Казан вертолет заводында, “КАМАЗ” ААҖ, “ЕлАЗ”, “Форд Соллерс Алабуга” ҖЧҖ, "КИП “Мастер” ААҖд булачак.
Казан (Идел буе) федераль университеты белән «Швабе» ААҖ арасындагы килешүгә имза куелды
2014 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Швабе» ААҖ генераль директоры Сергей Максин белән инновацион инжиниринг үзәген – «Смарт Сити Казан» мәйданчыгында «Швабе» ААҖ фән шәһәрчеген оештыру проекты турында фикер алыштылар.
Беренче мәртәбә оптик-электрон инжиниринг үзәге – фәнни шәһәрчек төзү проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында узган күчмә утырышы кысаларында Казанда 2013 елда тәкъдим ителгән иде.
Төзелә торган фәнни шәһәрчекнең төп бурычы – конкуренциягә чыдам заманча җылылык визион каналларын, оптик-электрон модульләрне һәм «Швабе» ААҖ предприятиеләренең тотрыклы финанс хәлен тәэмин итәрлек һәм аларның киләчәк үсеше өчен шартлар тудырырлык оптик һәм оптик-электрон системалар өчен шулар нигезендә приборлар эшләүне тәэмин итү.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында фәнни-техник, җитештерү һәм сәнәгать өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек итү турында Казан (Идел буе) федераль университеты белән «Швабе» ААҖ арасындагы килешүгә имза куелды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз