Россия делегациясенең Кытай Халык Республикасына визиты

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
2014 елның 24–28 февралендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия делегациясе составында Кытай Халык Республикасына визитта катнаша. Әлеге визит Россия Федерациясенең Иделбуе Федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымы өлкәләре арасында сәүдә–икътисадый һәм гуманитар өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү буенча уртак эшче төркем киңәшмәсе кысаларында уза.
Визит кысаларында Кытайның потенциаль партнерлары өчен Татарстан Республикасының сәүдә–икътисадый һәм инвестицион–инновацион потенциалы презентациясе узачак, шулай ук хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив һәм өстенлекле проектлар буенча фикер алышу күздә тотыла. Моннан тыш, Кытай сәнәгать предприятиеләренә бару да планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International