Дмитрий Медведев «КАПО-Композит» ЯАҖ һәм «КАИ-лазер» төбәк инжиниринг үзәгендә булды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

2014 елның 25 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда  эш сәфәре кысаларында гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча  «КАПО-Композит» ЯАҖ  заводында һәм “КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булды.

Делегация составында – Россия Федерациясе  Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе  Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,  Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян һәм башка рәсми затлар. 

Дмитрий Медведев җитештерүнең төп этаплары белән танышты. Завод төзелешенә һәм аны җиһазлар белән тәэмин итүгә инвестицияләрнең күләме якынча 3,5 млрд. сум булган. «КАПО-Композит» ЯАҖ Россия һәм чит ил очкычларына композит материаллардан агрегатлар җитештерәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы шулай ук җитештерүне әзерләүче һәм авиатехниканы җитештерүче Татарстан Республикасы предприятиеләренең күргәзмәләре белән танышты.

Дмитрий Медведев “КАИ–Лазер” үзәгенә дә барды. Бу проектка сарыф ителгән инвестицияләр күләме 440 млн. сум, шуларның 40 проценты – Татарстан Республикасы бюджетыннан, калганы - Россия Федерациясе бюджеты акчасы. 1000 квадрат метр биләгән әлеге  мәйданчыкта  заманча лазер технологияләр һәм җиһазлар тупланган. Әлеге үзәк кече һәм урта эшмәкәрлек җитештерү  предприятиеләренә заманча лазер технологияләре кертү юлы белән ярдәм итә ала.

“КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булу кысаларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “КАИ–паркы”н үстерү планнары белән танышты. Агымдагы елның 1 сентябрендә Германия–Россия яңа технологияләр институтының ачылышы көтелә. Дмитрий Медведевны  шулай ук Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ уйлап тапкан технологияләр һәм кече инновацион предприятиеләр белән таныштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International