2014 елның 18–19 февралендә Башкортостан Республикасы Хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасары М.Б.Фәтхуллин җитәкчелегендәге Башкортостан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына – Алабугага эшлекле визит сәфәр белән килде.
Делегация составына Башкортостан Республикасының башкарма һәм муниципаль хакимият органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керде.
Эшлекле сәфәрнең төп максаты – “Алабуга” махсус икътисади зона үрнәгендә Татарстан Республикасы сәнәгатендә инвестицион проектларын гамәлгә ашыручы Россия һәм халыкара компанияләре өчен уңай шартлар булдыру буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү.
Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында очрашу узды. Моннан тыш, Башкортостан Республикасы делегациясе “Алабуга” махсус икътисад зонасы резидентлары белән очрашты.
Мәгълүмат өчен:
2012 елда Татарстан Республикасы белән Башкортостан Республикасы арасында регионара товар әйләнеше 22,4 млрд. сум, шул исәптән, чыгару – 7,9 млрд. сум, кертү – 14,5 млрд. сум тәшкил итте. Башкортостан Республикасы белән Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Әлмәт труба заводы» ААҖ, «Татнефть-нефтехим» идарә итүче компания» ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «ЕлАЗ сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ, « Казан электроприбор заводы» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «Татхимфармпрепараты» ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Ак Барс» Хоккей клубы» ААҖ, «Серго исем. завод» Сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, «Казан оптика-механика заводы» ААҖ, «Казан медик-инструменталь заводы» ААҖ, «ИНВЭНТ» Дәүләт Корпорациясе, «С.П.Титов исем. Чаллы КБК Халык предприясе» ЯАҖ, «БЕТАР» ПКФ ҖЧҖ, «Алнас» ААҖ, «БЭНЗ» ААҖ, «Вакууммаш» ААҖ, «Сантехприбор» ААҖ, «Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ААҖ, «Хитон» ААҖ, «КВАРТ» ЯАҖ, «ТК «Тасма» ҖЧҖ, «Кукмара металл посудасы заводы» ААҖ, «Спартак» аяк–киеме фабрикасы» ААҖ, «Адонис» ААҖ, «АЧНФ «Алсу» ААҖ.