2014 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович әйтүенчә, “территориаль концентрацияләнгән структураларны оештыру буенча Татарстанның уңай тәҗрибәсе бар. Андый урыннарда фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә – конструктор эшләнмәләр белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре урнашкан. Алар сынаулар үткәрү һәм прототиплар эшләп чыгару белән шөгыльләнәләр. Бу тәҗрибә практик нәтиҗәләр бирә”. Мисал итеп, ул “Химград”ны китерде.
Инновацион төбәкләр Ассоциациясе рәисе буларак чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ил һәм регионнар өчен мөһим булган ике юнәлеш турында әйтте: инжиниринг үзәкләр һәм мәгариф. Республика башлыгы ассызыклавынча, инновацион төбәкләр Ассоциациясендә булган һәр регионның үсеш нокталары бар, һәм кулай шартларда алар ярдәмендә регионнарның үсеш мөмкинчелеге артачак. Татарстанда, мәсәлән, эре нефть химия кластеры бар, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев чыгышында территориаль инновацион кластерлар үсеше мәсьәләсендә булган регионнарның проблемаларына игътибар итте.