«Maire Technimont» компаниясе белән Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
2014 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Maire Technimont» Италия компанияләре төркеме директорлар Советы рәисе Фабрицио Ди Амато белән булган очрашуда катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнашты.
«Maire Technimont» Италия төркеме нефть чыгару, химия, нефть химиясе, энергетика, инфраструктура объектларын проектлаштыру белән шөгыльләнүче 50 компанияләрен үз эченә ала. Компания вәкиллекләре дөньяның 30 илендә бар һәм анда 5 меңнән артык хезмәткәр эшли.
Очрашу барышында «Maire Technimont» компаниясе белән Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International