Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Сугыш һәм хезмәт ветераннары турында кайгырту, сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 май бәйрәме белән котлау – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының күркәм традициясе.
Министрлыкның хезмәткәрләре ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен ихлас күңелдән ихтирам һәм рәхмәтләрен белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International