Жиңү бәйрәме белән!

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хезмәт ветераннарын, республиканың сәнәгать предприятиеләре хезмәт коллективлары вәкилләрен Җиңү бәйрәме белән тәбрик итә:
“Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, республиканың сәнәгать предприятиеләре хезмәт коллективлары вәкилләре!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән ихлас тәбрик итәм!
Җиңү Көне – барыбыз өчен дә гаять зур һәм әһәмиятле бәйрәм. Фашист басып алучылар агрессиясенә каршы ил азатлыгы өчен көрәшкән миллионлаган халыкның батырлыгы алдында без баш иябез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләребездә һәрчак тиңдәшсез фидакарьлек, ил халыкларының бердәмлеге, рухи ныклык мисалы булып яшәр.
9 май – Ватанга тугрылык һәм бердәмлек бәйрәме – илебез халыкларын берләштерә торган күркәм бәйрәме.
Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, тормышыгызда уңышлар телим!”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International