ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, , “КАМАЗ” ААҖЧ генераль директоры Сергей Когогин Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында Казан Федераль университетының инжиниринг үзәгендә булдылар.
КФУның инжиниринг үзәге 29 лабораторияне үз эченә ала. Әлеге Үзәк белгечләрне максатчан әзерли, беренче чиратта автомобиль сәнәгате өчен.

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе проектын эшләнү мәсьәләсе каралды.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе проекты буенча фикер алышканда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар, Леонтьев үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Бүген эшләнгән эшләр турындагы нотыклар белән «Стратегия 2030» проекты экспертлары чыгыш ясады. Ирина Карелина хәбәр иткәнчә, проект буенча күп эш эшләнгән, аның төп максаты – республиканың киләчәген глобаль конкуренциягә чыдам, алга киткән регион буларак күрүне билгеләү, гамәлләрнең төп юнәлешләре буенча билгеләнгәннәрне гамәлгә ашыруны беркетү. Тикшеренү этабы тәмам, диде ул, хәзер стратегик анализ алып барыла. Экспертлар даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә эшлиләр, дип белдерде Ирина Карелина, белгечләр белән очрашабыз, фикер алышулар, конференцияләр оештырабыз. Барлыгы 100 чара уздырылды – «түгәрәк өстәлләр», эзләнү конференцияләре, семинарлар, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре, муниципаль районнары җитәкчеләре белән очрашулар.

6
июнь, 2014 ел
җомга
8 июнь – текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне.
Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
“Хөрмәтле җиңел сәнәгать хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җиңел сәнәгать – хуҗалык комплексы, халык мәнфәгатьләрен тәэмин итүче икътисадның мөһим секторы. Бүгенге көндә җиңел сәнәгатьнең үсеше турыдан- туры җиңел сәнәгать товарының һәм чималының дөнья базарындагы халәтенә бәйле. Әлеге шартларда конкурентлылык сәләтен, тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеген, кадрларның профессионализмын үстерү актуаль мәсьәләгә әверелә. Мин ышанам, текстиль һәм җиңел сәнәгать комплексын үстерү буенча яңа ысуллар һәм юллар эзләүдәге безнең уртак эшчәнлегебез предприятиеләрнең үсешенә һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә китерер. Үземнең чын рәхмәтләремне өлкәнең ветераннарына җиткерәсем килә. Аларның тәҗрибәсе җиңел сәнәгать комплексында традицияләрне саклап калу һәм предприятиеләрнең тотрыклыгын саклап калуда ярдәм итә.
Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек- саулык, бәхет, тотрыклылык һәм алдагы көннәргә ышаныч белән яшәүегезне телим!”
2014 елның 5 һәм 6 июнендә Казанда “Тимер юл машина төзелеше өлкәсендә Россия –Германия хезмәттәшлеге перспективалары турында” халыкара конференция узды. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тимер юл техникасын җитештерүчеләр берләшмәсе” коммерцияле булмаган партнерлык, Германиянең тимер юл сәнәгате берлеге (VDB).
Конференция эшендә «ОПЖТ» һәм VDB кергән транспорт машина төзелеше өлкәсенә караган 76 Россия һәм Европа компанияләренең һәм предприятиеләренең 152 вәкиле, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре катнашты.
Татарстан предприятиеләре арасында – «ИНВЭНТ», «Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе» ААҖ, «Татэлектромаш» ААҖ, «КАПО-Композит» ЯАҖ, «Казан электр техника заводы» ААҖ, «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе» ААҖ һәм «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ, КНИАТ, «Горький исем. судно төзелеше заводы” һәм башкалар тәкъдим ителгән иде.
2014 елның 6 июнендә KazanSummit - 2014 үткәрү кысаларында X5 Retail Group һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Килешүне Татарстан Республикасы Премьер- министр Илдар Халиков һәм компаниянең генераль директоры Стефан ДюШарм имзаладылар.
Мәгълүмат өчен:
X5 Retail Group N.V. компаниясе – Россиядә эшли торган алдынгы азык- төлек компанияләрнең берсе. Компания берничә форматтагы кибетләр белән идарә итә: «Пятерочка» бренды астындагы дискаунтерлар, «Перекресток» супермаркетлары, «Карусель» гипермаркетлары, «E5.RU» ваклап сату каналы, төрле бренд астында эшли торган “өй яны” кибетләре.
Татарстан Республикасында әлеге компаниянең 207 сәүдә объекты бар, анда 4 меңнән артык кеше эшли.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 5 июнендә Казанда “Тимер юл машина төзелеше өлкәсендә Россия –Германия хезмәттәшлеге перспективалары турында” халыкара конференция эшен башлады. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тимер юл техникасын җитештерүчеләр берләшмәсе” коммерцияле булмаган партнерлык, Германиянең тимер юл сәнәгате берлеге (VDB).
Конференциянең беренче көне кысаларында Татарстан Республикасы кооперация биржасы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикссы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «ОПЖТ» коммерцияле булмаган предприятие вице–президенты Николай Лысенко һәм VDB президенты доктор Мартин Ланге рәислегендә узды.
Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш визиты кысаларында «КАПО-Композит» предприятиесендә һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ААҖ филиалының җитештерү цехларында булды. Россия Федерациясе Оборона министры башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов озата йөрделәр.
«КАПО-Композит»та Сергей Шойгуга ”Сухой Суперджет 100” һәм “МС-21” пассажир самолетлары өчен канатларын механикалаштыруның композит детальләре җитештерүен күрсәттеләр. Киләчәктә композит материаллар хәрби самолетларда да кулланылырга мөмкин. Россия Федерациясе Оборона министрына авиация өчен Татарстан предприятиеләренең һәм фәнни-проектлау институтларының барлык мөмкинлекләрен: ”КАИ-Композит” инжиниринг үзәген, ГИПО, ”ICL КПО ВС”, “Казан синтетик каучук заводы”н, “Казан Гипронииавиапром”ны тәкъдир иттеләр.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 4 июнендә Казанда атаклы совет авиаконструкторы Андрей Туполевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарсатн Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Һәйкәлне ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Сергей Шойгу бүгенге чараны истәлекле, дип атады. Аның ассызыклавынча, Россия бу кешегә чиксез рәхмәтле, аның аркасында Россия хәрбиләрендә иң куркыныч корал бар.
2014 елның 3 июнендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Агач эшкәртү” XV урман сәнәгате комплексы казанышлары һәм “Интермебель” XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләре ачылды.
Чараларда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, «Центрлесэкспо» ААҖ, “Агач эшкәртү машина төзелеше предприятиеләре һәм оешмалары Ассоциациясе”, “Агач өйләр төзү ассоциациясе” коммерцияле булмаган предприятиеләр, Татарстан Республикасы мебель һәм агач эшкәртү предприятиеләре Ассоциациясе, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казандагы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Казанда үткәрелә торган әлеге махсуслаштырылган күргәзмәләр урман хуҗалыгы, урман эшкәртү һәм мебель тармагы сәнәгате белгечләренең традицион очрашу урыны булып тора.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнехановның «ИКЕА МОС» компаниясе генераль директоры Армин Микаэли белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Президенты Казан өчен «ИКЕА» компаниясенең, эре салым түләүче һәм эш белән тәэмин итүче булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International