2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, әлегә Татарстан белән Шри-Ланка арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсеше бик акрын бара, һәм Илченең визиты бу үсешкә этәргеч булырга мөмкин.2014 елның 1 июненнән 31 октябренә кадәр ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырыла. Бәйге Россия Федерациясе энергетика министрлыгы тарафыннан халык арасында энергияне сак тотуны пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү гадәтен халык арасында тарату максаты белән үткәрелә.
Бәйге номинацияләре энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен чагылдыралар. Бәйгедә катнашу өчен 2013-2014 елларда гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә. Россия регионнарында уңышлы тәҗрибәне тарату өчен, бәйге нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау буенча гамәлгә ашырылган уңышлы проектлар базасы булдырылачак.
Җиңүчеләр 2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә федераль министрлыклар вәкилләре катнашындагы ENES 2014 “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” III халыкара форумын үткәрү дәверендә бүләкләнәчәкләр.2014 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Төркия Республикасына визиты уза.
Делегация составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың кайбер муниципаль районнар башлыклары. Визитның төп максаты – Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу, ул Мерсин шәһәрендә 2014 елның 30 маенда узачак. Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Адана провинциясе Губернаторы Хөсәен Авни Дҗош белән очраша, “Хаҗи Сабанҗи Адана” (Адана шәһәре) оештырылган сәнәгать зонасына барачак, “Кастамону Энтегре”, “Огуз текстиль” компанияләренең җитештерү мәйданчыкларын карый, шулай ук төрек бизнесы вәкилләре белән очрашулар уздыра. Моннан тыш, 2014 елның 30 маенда Рөстәм Миңнеханов Тарсус шәһәренә барачак, анда “Азнакай” шәһәр паркын карый, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле плитага чәчәкләр сала. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның “Шишеҗам” декоратив пыяла фабрикасына һәм “Чукурова Макина”, “Колуман” компанияләре эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.Хөрмәтле кунаклар һәм ветераннар булачак корабль корпусына такта куйдылар. Шулай ук “Горький исем. Зеленодольск заводы”ның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
2014 елның 28 маенда Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер катнашында "Данфосс" - Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары" энергия саклау технологияләре буенча конференция узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дания энергияне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә лидер булып тора, бу конференцияне үткәрү хакында Давоста икътисадый форум кысаларында килешенгән иде”, дип билгеләде президент. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы 15 елда кабул ителгән һәм гамәлгә куелган программалар, шул исәптән "Danfoss" компаниясе белән берлектәгесе, тиешле нәтиҗә бирде. 3 елда энергияне саклау проектларына федераль һәм республика бюджетыннан, шулай ук товар җитештерүчеләр тарафыннан 16 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән, энергияне саклау өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү гамәлгә ашырылган.
2014 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» II эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчеләре, Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы, «Созвездие – Йолдызлык» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларның яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
2014 елның 27 маенда “Ford Sollers” заводында яңартылган 30 меңенче Ford Transit автомобиле эшләп чыгарылды.
Бу – тәгәрмәч күчәре һәм кузовы гадәттәгедән озынрак, дизель белән эшли торган 2,2 литр сыешлы, 155 ат көченә ия Duratorq двигательле, гомуми массасы 4,6 тонна булган ак төстәге тоташ металл фургон машина.
“Тransit” моделе Алабуганың “Ford Sollers” заводында 2012 елдан бирле җитештерелә. Агымдагы елның икенче яртысында компаниянең Алабугадагы заводында яңа буын моделе җитештерелә башланачак.
“Ford Transit”– Татарстанда Ford маркалы башка автомобильләрне күпләп җитештерүне башлап җибәргән беренче автомобиль.
2014 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытайга сәфәренә һәм Петербургның халыкара инвестицион форумында катнашуга йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 20 майда Шанхайга сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында катнашты.
2014 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе Татарстан икътисадына ничек йогынты ясаганлыгы турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Сәүдә буенча сөйләшүләр департаменты директоры Максим Медведков катнашты.