«ИКЕА» компаниясенең Татарстан Республикасындагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр каралды

2014 елның 3 июне, сишәмбе
2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнехановның «ИКЕА МОС» компаниясе генераль директоры Армин Микаэли белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Президенты Казан өчен «ИКЕА» компаниясенең, эре салым түләүче һәм эш белән тәэмин итүче булуын ассызыклады.
Армин Микаэли хәбәр иткәнчә, «ИКЕА» һәм «МЕГА-Казан» сәүдә үзәге Татарстанның берәмләп сату базарында иң эре катнашучыларының берсе. Республикада компаниянең инвестицияләр күләме 4 млрд. сум тәшкил итә, 2014 елда гына «МЕГА-Казан» сәүдә үзәгенең хуҗасы «ИКЕА МОС» 235 млн. сум салымнар түләде, «ИКЕА Дом» - 245 млн. сум. Казанда хезмәткәрләр саны – 2500 кеше тирәсе, ел саен Татарстан Республикасы башкаласындагы сәүдә үзәгендә 12,5 млн. кеше була.
Очрашу барышында “”ИКЕА” компаниясенең Татарстандагы эшчәнлеге хакында сүз барды, шул исәптән, «МЕГА-Казан» сәүдә үзәгенә транспортта барып җитү мөмкинлеген яхшырту мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International