Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне белән тәбрикләү

2014 елның 6 июне, җомга
8 июнь – текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне.
Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
“Хөрмәтле җиңел сәнәгать хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җиңел сәнәгать – хуҗалык комплексы, халык мәнфәгатьләрен тәэмин итүче икътисадның мөһим секторы. Бүгенге көндә җиңел сәнәгатьнең үсеше турыдан- туры җиңел сәнәгать товарының һәм чималының дөнья базарындагы халәтенә бәйле. Әлеге шартларда конкурентлылык сәләтен, тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеген, кадрларның профессионализмын үстерү актуаль мәсьәләгә әверелә. Мин ышанам, текстиль һәм җиңел сәнәгать комплексын үстерү буенча яңа ысуллар һәм юллар эзләүдәге безнең уртак эшчәнлегебез предприятиеләрнең үсешенә һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә китерер. Үземнең чын рәхмәтләремне өлкәнең ветераннарына җиткерәсем килә. Аларның тәҗрибәсе җиңел сәнәгать комплексында традицияләрне саклап калу һәм предприятиеләрнең тотрыклыгын саклап калуда ярдәм итә.
Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек- саулык, бәхет, тотрыклылык һәм алдагы көннәргә ышаныч белән яшәүегезне телим!”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International