Халыкара конференция кысаларында тимер юл машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшек итү турында документлар имзаланды

2014 елның 6 июне, җомга
2014 елның 5 һәм 6 июнендә Казанда “Тимер юл машина төзелеше өлкәсендә Россия –Германия хезмәттәшлеге перспективалары турында” халыкара конференция узды. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тимер юл техникасын җитештерүчеләр берләшмәсе” коммерцияле булмаган партнерлык, Германиянең тимер юл сәнәгате берлеге (VDB).
Конференция эшендә «ОПЖТ» һәм VDB кергән транспорт машина төзелеше өлкәсенә караган 76 Россия һәм Европа компанияләренең һәм предприятиеләренең 152 вәкиле, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре катнашты.
Татарстан предприятиеләре арасында – «ИНВЭНТ», «Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе» ААҖ, «Татэлектромаш» ААҖ, «КАПО-Композит» ЯАҖ, «Казан электр техника заводы» ААҖ, «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе» ААҖ һәм «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ, КНИАТ, «Горький исем. судно төзелеше заводы” һәм башкалар тәкъдим ителгән иде.
Кооперация биржасында Россиянең һәмГерманиянең әйдәп баручы предприятиеләре катнашты, шул исәптән, Alstom Transport Deutschland AG, Siemens AG, Thales Transportation System Gmbh, Vossloh AG, Bombardier transportation Gmbh, Knorr-Bremse Systeme für Schienenfahrzeuge GMbH, Voith Turbo Gmbh & Co. KG, EPHY- MESS Gesellschaft für elektro-physikalische Messgerate, Schaeffler Technologies GmbH & Co. KG, SMA Railway Technologies, DuPont Science and Technologies LLC, TRICON Design AG һәм башкалар.
Чара Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикссы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «ОПЖТ» коммерцияле булмаган предприятие вице–президенты Николай Лысенко һәм VDB президенты доктор Мартин Ланге рәислегендә узды.
Конференцияне ачканда, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклап үткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә шундый халыкара конференцияләр уздыру Министрлык тарафыннан хуплана. “Татарстанда машина төзелеше предприятиеләре «РЖД» ААҖ һәм «ОПЖТ» коммерцияле булмаган оешма белән кооперация элемтәләрен актив үстерә”, – дип билгеләде министр. Равил Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Мәскәү–Түбән Новгород– Казан югары тизлекле магистраль төзү кебек инвестицион проекты гамәлгә ашыруда бик кызыксына.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Татарстан белән Германиянең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. 2013 елда Татарстан һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1 млрд. евродан арткан. “Кооперация биржасы Татарстан һәм Германия предприятиеләре вәкилләре арасында эшлекле файдалы элемтәләрне урнаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итәр, шул исәптән озак вакытка контрактлар имзаларга мөмкинлек бирер, дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ул.
“ОПЖТ” предприятиесе президенты, “РҖД” ААҖ өлкән вице–президенты Валентин Гапанович билгеләп үткәнчә, кооперация биржасы кысаларында предприятиеләрнең вәкилләре файдалы эшлекле элемтәләр урнаштыра алдылар. Аның сүзләренчә, бүген партнерлык составына Россия Федерациясе субъектларыннан 165 компания керә, партнерлык предприятиеләре җитештерү күләме 9,5 млрд. евродан арта, бу илнең барлык тимер юл продукциясенең 90 процентын тәшкил итә.
Германиянең тимер юл сәнәгате Берлеге (VDB) президенты Мартин Ланге билгеләп үткәнчә, берлеккә 180 компания, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре керә. Барлык предприятиеләр тимер юл техникасы җитештерүе белән шөгыльләнә. Alstom, Siemens, Bombadier кебек дөньяның эре компанияләре шулай ук VDB составына керә. Доктор Мартин Ланге сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе региондагы тимер юл техникасын җитештерү өлкәсендәге потенциалын күрсәтә.
Конференция кысаларында сакчыл җитештерү системасын һәм IRIS стандартын кулланылышка кертүгә багышланган түгәрәк өстәлләр уздырылды.
Агымдагы елның 6 июнендә халыкара конференция кысаларында уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм Татарстанда тимер юл машина төзелеше инновацион кластерын булдыру буенча документлар имзалау булды. Документны Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикссы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “ОПЖТ” предприятиесе президенты, “РҖД” ААҖ өлкән вице–президенты Валентин Гапанович һәм VDB президенты доктор Мартин Ланге имзаладылар.
Халыкара конференцияне оештыручылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Очрашуда “ОПЖТ” предприятиесе президенты, “РҖД” ААҖ өлкән вице–президенты Валентин Гапанович, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары–Татарстан Республикссы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “РҖД” ААҖ филиалы – Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лесун, VDB президенты һәм «ALSTOM Deutschland AG» компаниясе идарә әгъзасы доктор Мартин Ланге катнашты. Очрашу барышында кайбер инфраструктуралы проектлар хакында сүз барды, шул исәптән, “Мәскәү–Казан” югары тизлекле магистраль төзү проекты турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International