Чаллыдагы инжиниринг үзәге автомобиль сәнәгате өчен белгечләр әзерли

2014 елның 10 июне, сишәмбе
2014 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, , “КАМАЗ” ААҖЧ генераль директоры Сергей Когогин Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында Казан Федераль университетының инжиниринг үзәгендә булдылар.
КФУның инжиниринг үзәге 29 лабораторияне үз эченә ала. Әлеге Үзәк белгечләрне максатчан әзерли, беренче чиратта автомобиль сәнәгате өчен.
Үзәкнең лабораторияләре белгечләр әзерләнгән предприятиеләр катнашында җиһазландырылдылар. Шул исәптән, «Ford Sollers» компаниясе үз автомобилен укыту әсбабы буларак биргән.
Инжиниринг үзәгендә КАМАЗның җитәкчеләре һәм алдынгы инженерлары лекцияләр укыйлар һәм мастер–класслар үткәрәләр.
Әлеге Үзәктә предприятиеләр заказы буенча төрле тикшеренүләр үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International