«Соллерс Форд» 2000 дән артык яңа Ford Transit автомобилен җитештергән һәм Россиядә каршеринг флагманына китергән. Яндекс.Драйв өчен автомобильләр китерү 2021 елда «Соллерс Форд» өчен иң эре заказларның берсе булган.
Ford Transit – LCV сегментының иң кирәкле автомобильләренең берсе, аның сыйфатлы һәм ышанычлы булуына Россиядә онлайн-сатулар базарының төп уенчылары һәм башка компанияләр дә ышана. Бизнес алып баруның үтә күренмәлелеге, автомобильләр белән тәэмин итүнең төгәл графигы, шулай ук эре заказны кыска вакыт эчендә башкару мөмкинлеге да Соллерс Форд компаниясенең мөһим конкурент өстенлекләре булып тора.
2021 елда Россиядә иң эре каршеринг Яндекс.Драйв үзенең автопаркын 2000 Ford Transit автомобиле белән баеткан. Яңа автомобильләр корпоратив максатларда файдаланылачак.
Яндекс.Драйв компаниясе тарафыннан алгы тәгәрмәчләре йөртә торган, тоташ металл фургонлы Ford Transit автомбильләренә өстенлек бирелгән, аларның тулы массасы 2500 кг, базасы кыска һәм капкачы уртача. Автомобильләр 2,2 л (125 а.к.) дизель двигательләре һәм 6 баскычлы МКПП белән җиһазландырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре «Таттелеком» ГАҖ булдылар.
Визит кысаларында җитәкчелеккә һәм Министрлык хезмәткәрләренә «Таттелеком» ГАҖ вәзгыять үзәген гамәлгә ашыруда гамәли алымнар күрсәтелде; структурасына норматив-белешмә блогы, CRM-система, RMS-система һәм мобиль кушымта кертелгән «Поток» системасы тәкъдир ителде.
Система ярдәмендә компаниянең хезмәткәрләр тарафыннан эш вакытыннан файдалану нәтиҗәлелеген анализлау мөмкинлеге бар, шул исәптән хәрәкәт итү маршрутларын һ.б. исәпкә алып. «Поток» алымы гамәлгә кертелгәннән соң, заявкаларны эшкәртү вакыты 4 тапкырга кыскартылган, тоташтыру вакыты 50% кимегән.
Компаниядә җитди үзгәрешләрнең берсе – компаниянең төп процессларын аутсорсингка тапшырудан баш тарту һәм эчке эшләп чыгару үзәген булдыру. Шуның аркасында беренче елда ук 180 миллион сум чамасы акчаны янга калдыра алганнар.
Яшь сәнәгатьчеләр клубы Россиянең иң яхшы җитештерү предприятиеләренә нигез салучылар һәм җитәкчеләр арасында «2021 елның яшь сәнәгатьчесе» премиясенә гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә. Конкурс Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уза.
Бөтен Россиядән иң уңышлы яшь сәнәгатьчеләрне Клубның попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров бүләкләячәк. Сәнәгатьчеләр үз предприятиеләренең чын казанышлары өчен шәхсән бүләкләнә. Премиягә дәгъва кылучылар – сәнәгать предприятиеләре милекчеләре, шулай ук 40 яшькә кадәр җитәкчеләр яки баш инженерлар.
Яшь сәнәгатьчеләр клубы рәисе Антон Ковалев сөйләгәнчә, мондый премияне тапшыру беренче тапкыр узачак. Конкурсның максаты – Россиянең иң яхшы яшь сәнәгатьчеләрен ачыклау һәм шәхсән бүләкләү.
Премиядә катнашуга гаризалар 2022 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Аларны таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшергәннән соң, оештыру комитеты 50 катнашучыдан лонг-лист формалаштырачак.
Март аенда жюри һәм оештыру комитетының уртак тавыш бирү йомгаклары буенча премиядә катнашучылар арасыннан иң күп уртача балл туплаячак катнашучыларның 20 исеме игълан ителәчәк.
Иң югары балл җыйган 10 катнашучы җиңүче дип игълан ителәчәк. Конкурсның финалы 2022 елның 25 мартында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узачак.
Жюри әгъзалары булып үсеш институтлары җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре, сәнәгать кластерлары һәм индустриаль парклар вәкилләре, дәүләт һәм шәхси фондлар вәкилләре торачак.
Җиңүчеләр РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамоталары, Клубның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры белән эшлекле очрашуында катнашу, дәүләт ярдәме чаралары буенча консультация, Клубның бөтенроссия һәм халыкара чараларында катнашу мөмкинлеге, шулай ук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының күчмә стажировкаларында «Федераль практика» алачак.
Премиядә катнашу критерийлары белән https://mprom.site/ сайтында танышырга һәм заявка бирергә мөмкин.
Түбән Кама шәһәрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү үзәгендә шәһәр һәм район предприятиеләре җитәкчеләре хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге вәкилләре белән очрашкан.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә республикада «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша торган барлыгы 140 предприятие исәпләнә, шуларның 11е – Түбән Кама предприятиеләре.
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясендә билгеләнгән максатларга ирешүдә төп резерв булып тора. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге икътисадыбызның конкурентлык сәләтенең төп күрсәткече», – дип билгели Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Түбән Каманың тагын 2 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуга гариза биргән. Бу «ТАТСПЕЦНЕФТЕХИМРЕМСТРОЙ» ТРЕСТЫ ҖЧҖ һәм «Нижнекамскнефтехим» автомобиль транспорты идарәсе» ҖЧҖ.
Сайлап алу барышында экспертлар предприятиеләрнең илкүләм проектта катнашу критерийларына туры килүен тикшергәннәр – предприятиенең җитештерү үсеше дәрәҗәсе, гомуми характердагы проблемалар бәяләнгән, предприятие җитәкчесенең кызыксынуы һәм шәхси мотивациясе, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектының предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча федераль проектның максатчан күрсәткечләренә ирешүгә потенциаль өлеш кертүе каралган.
Сәнәгатьне үстерү фонды заемын җәлеп итеп, предприятие төзелеш өчен композит материаллар чыгарганда хезмәт җитештерүчәнлеген 30% арттырачак.
Моның өчен компания ике катлы һәм өч катлы мембраналар җитештерү буенча яңа линия алачак. Алар стеналарны җылыткыч, түбәләрне һәм биналарны конденсат, дым, җилдән саклау элементлары буларак кулланыла. Җитештерү куәте елына 12 млн кв. м продукция тәшкил итәчәк, локальләштерү – 100%.
Төп кулланучылар – түбә һәм гидроизоляция материалларын җитештерүче эре предприятиеләр. Бүгенге көндә предприятие продукциясе төзелеш мембраналары җитештерүче эре компанияләр тарафыннан импорт урынына сатып алына, чөнки ул сыйфатлырак, һәм аны китертү дә азрак вакыт ала.
Проектны гамәлгә ашыру барышында 16 эш урыны булдырылачак.
Проектның гомуми бюджеты 85,4 млн сум тәшкил итә, шуларның 68,3 млн сумы ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан бирелергә мөмкин.
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге стратегиясендә билгеләнгән максатларга ирешүнең төп резервы булып тора. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге икътисадыбызның конкурентлык сәләтенең төп күрсәткече булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының POZIS компаниясе базасында уздырылган белем бирү кластеры кысаларында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) фәнни-тикшеренү эше якланган, аларның заказчысы булып POZIS үзе тора.
Тәкъдим ителгән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшендә (НИОКР) предприятиенең җитештерү системасын алга таба үстерү өчен актуаль һәм мөһим темасы – уку йорты белән фрезер җиһазларында постпроцессорлар һәм симулятор эшләү технологиясен оптимальләштерү. НИОКР нәтиҗәләре POZIS компаниясенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, матди чыгымнарны һәм серияле, шулай ук бердәм продукцияне җитештерү вакытын кыскартырга, ЧПУ белән фрезер станокларында эшләнмәләр эшкәртүне оптимальләштерү юлы белән, шулай ук әлеге эшләнмәләрнең сыйфатын күтәрүдә дә чагылыш табачак. Тәҗрибә-конструкторлык эшләренең киң спектрын уздыруның авырлыгы һәм зарурлыгына карамастан, эш төркемнәрендә катнашучылар алар алдына куелган гамәли бурычны уңышлы үтәгәннәр.
Тәкъдир итү эшен «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, профессор Р.Ш. Хәсәнов, КНИТУ-КАИның Зеленодольск машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре институтының Машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире (ЗИМИТ), доцент, техник фәннәр кандидаты Артур Абзалов һәм «ПОЗиС» АҖ производствосын әзерләү буенча баш инженер урынбасары Равил Асянов тәкъдим иткән.
Проект белем бирү кластеры эше кысаларында «ПОЗиС» АҖ базасында эшли торган инжиниринг һәм машина төзелеше производствосын цифрлаштыру кафедрасында (КНИТУ-КАИ) югары квалификацияле белгечләр һәм фәнни хезмәткәрләр белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган. Күптән түгел КНИТУ-КАИның ЗИМИТ студентлары булган һәм предприятие генераль директоры җитәкчелегендә үзләренең квалификация эшләрен яклаган предприятиенең яшь белгечләре дә үзләренең һөнәри осталыкларын һәм белемнәрен күрсәткән. Алар арасында – фрезерчы Раил Вафин һәм слесарь-инструментчы Радик Шәйхетдинов.
НИОКР кысаларында POZIS компаниясе белгечләре «NX системасында ЧПУ белән 5-координаталы станокларда эшкәртү операциясен модельләштерү» юнәлеше буенча КНИТУ-КАИның ЗИМИТында квалификация күтәрү курсларын узганнар.
Россиянең агач эшкәртү тармагының әйдәп баручы предприятиесе – Kastamonu компаниясе 2021 елның 10 аенда илнең иң эре төзелеш объектларына 2 млн.кв.метр ламинат кайтарган.
Төп төзелеш мәйданчыклары арасында – «ПИК» ДК, ЛСР төркеме, SetlGroup проектлары һәм башкаланың реновация программасы буенча йортлары. Тәэмин итү географиясе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен, шулай ук Екатеринбург, Калуга, Обнинск, Төмән, Ярославль, Новороссийск һәм Ростов өлкәсен колачлый.
МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинат идән өслекләре җитештерү буенча Kastamonu заводы Татарстанда 2014 елдан бирле «Алабуга» МИЗ территориясендә эшли. Компания 31 класслыдан 34 класслыга кадәр тузуга чыдам ламинат һәм төрле МДФ-плитәләр чыгара, алар, шул исәптән, дымга һәм утка карата да чыдам. МДФ плитәләрен җитештерү куәте елына 1,05 млн.м³ тәшкил итә.
2021 елның августында WhatWood аналитик агентлыгы ламинат һәм МДФ Россия базарына масштаблы тикшерү уздырган, аның барышында агач эшкәртү тармагының иң эре җитештерүчеләренең өлешен бәяләгән һәм чагыштырган. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Kastamonu Россиядә ламинат һәм МДФ җитештерү күләме буенча 2021 елда беренче урында тора.
Балалы РФ гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында «Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында «Гаилә ипотекасы» дигән ташламалы ипотека программасы гамәлгә ашырыла.
2023 елның 31 декабренә кадәр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр ташламалы ипотека программасы буенча торак кредитлары алырга хокуклы. Шулай ук Программа кысаларында 2021 елның 1 апреленнән РФ территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт төзүгә яисә РФ территориясендә урнашкан җир кишәрлеге сатып алу һәм анда шәхси торак йорт төзүгә бирелгән кредитларны да алырга мөмкин. Моннан тыш, юридик заттан яки шәхси эшкуардан РФ территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт сатып алу хокукы да барлыкка килә.
2021 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
эш бирүчеләрдән Министрлыкның элеккеге дәүләт хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру турында кергән мәгълүмат;
коррупциягә каршы тору турында закон бозуларны бетерү турында Татарстан Республикасы прокуратурасыннан күрсәтмә;
дәүләт граждан хезмәткәрләренең башка түләүле эш башкарулары турындагы хәбәрләр.
2021 елның 22-25 ноябрендә «Химград» АҖ генераль директоры А.М. Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге делегация Үзбәкстан Республикасына визит ясады.
Визит барышында делегация әгъзалары Чирчик шәһәрендә (Ташкент өлкәсе) булдылар, анда төзелүче Индустриаль парк мәйданчыгында «Узкимесаноатлойиха» АҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Ф.Ф.Ташметов, «Химград индустриаль паркы дирекциясе» ҖЧҖ директоры Ж.Ф.Габдрахманов катнашында киңәшмә узды.
Ташкент шәһәрендә Ташкент өлкәсе хәкиме урынбасары Н.Ш.Шәрипов, «Узкимёсаноат» АҖ идарә рәисе Җ.Т.Мирзамәхмүтов, Үзбәкстан Республиаксының тышкы сәүдә инвестицияләре министры урынбасары Х.Ф.Тешабаев белән сөйләшүләр узды.
Киңәшмә һәм сөйләшүләр кысасында «Химград» АҖ катнашында Индустриаль паркны төзү проектын үтәү барышы, проектны уңышлы тәмамлау өчен Үзбәкстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Президентлары куйган бурычларны вакытында хәл итү турында фикер алыштылар.
Визит барышында шулай ук «Химград» АҖ делегациясе Ташкент шәһәрендә «InnoWeek.Uz-2021» халыкара инновацион идеяләр атналыгы эшендә катнашты.