«Газпром межрегионгаз Казан»ның яңа генераль директоры итеп Айдар Таһиров билгеләнде

2023 елның 31 марты, җомга

31 мартта предприятие коллективына аны Татарстан Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Табачук  тәкъдим иттеләр.

«Яңа вазыйфа – зур җаваплылык. Уңышлар, предприятие эшчәнлеге күрсәткечләренең алга таба үсүен һәм бу вазыйфада үзегезне яхшы яктан күрсәтүегезне телим. Без, хөкүмәт, министрлык ягыннан һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», – дип нәсихәт бирде Олег Коробченко.

Айдар Таһировка – 40 яшь. Компаниядә хезмәт юлын юрисконсульт вазыйфасыннан 2005 елда башлый. Аннары килешүләрне хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, аннан соң юридик идарә башлыгы һәм генераль директор урынбасары була. 2022 елның октябрендә генераль директор вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» дигән мактаулы исемгә лаек.

Моннан тыш, бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин »Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Табачук белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманова һ.б. катнашында узды. Тармакның актуаль мәсьәләләре һәм «Газпром межрегионгаз Казан» ҖЧҖнең алга таба үсеше турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International