Казанда ТЭФ-2023 чарасының төп темасы импортны алмаштыру булачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

2023 елның 5-7 апрелендә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ) узачак. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча үткәрелә. Форумның эш программасы турында 29 мартта узган матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, ТЭФ-2023 кысаларында түбәндәгеләр узачак:

  • «2022 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2023 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы;
  • Эшлекле программа;
  • TatEnergyExpo-2023 махсуслаштырылган күргәзмәсе;
  • Конкурслар (энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга конкурс, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында республика конкурсы, «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» республика яшьләр конкурсы, «Энергия нәтиҗәле җиһазлар һәм технологияләр» конкурсы);
  • «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләре көне (6 интерактив чара, шул исәптән мастер-класслар, уеннар һ.б.) 

ТЭФ чарасында федераль һәм төбәк хакимият органнары, ведомстволар, эре предприятиеләр, оешмалар, ММЧ җитәкчеләре катнашачак. 22 төбәктән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Чечен Республикасы, Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Хакасия Республикасы, Удмурт Республикасы, Белгород өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Байкал аръягы крае, Калининград өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Киров өлкәсе, Курган өлкәсе һ.б. делегатлар көтелә. Энергетика компанияләре арасында: «Газпром», «СИБУР», Россети, Росатом, НОВАТЭК, Русгидро, «Силовые машины», «Системный оператор».

ТЭФ эшлекле программасына энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, ягулык-энергетика комплексын үстерү, аз углеродлы энергетика һәм газ-мотор ягулыгы базары, энергетика комплексында цифрлаштыру, электротранспорт чараларын һәм заряд инфраструктурасын куллану мәсьәләләре буенча 19 чара кертелгән.

Форумның төп темаларының берсе технологик суверенитет һәм импортны алмаштыру булачак.

- Утырышта «Силовых машин» – Россиянең иң эре энергомашина төзелеше компаниясе вәкиле үзебезнең илдә генерация җайланмасы оештыру тәкъдимнәре белән чыгыш ясаячак. Татарстанда да импортны алмаштыруның яхшы мисаллары бар – бу хакта безнең «Челтәр компаниясе» сөйләячәк. Электр челтәре комплексы импортны алмаштыру белән бәйле хәлгә аеруча яхшы әзерләнгән. Һәрбер җиһаз, трансформатор подстанциясе, кабель продукциясе – болар барысы да Россиядә җитештерелә. Компанияләр арасында инде үз конкуренциясе бар. Татарстанның үз җитештерүчеләре бар – «Промэнерго», «Энергоразвитие», «Таткабель» актив үсештә. Мәсәлән,  «Центральная» подстанциясе тулысынча ватан җиһазларыннан монтажланган. Татарстанда энергетика өчен җиһазларны КМПО, «Кама-Энергетика» җитештерә, – аерым алганда, дип билгеләде Марат Миңнебаев. – Зур куәттәге җиһазлар буенча сораулар бар, аларны без форумда тикшерәчәкбез. Әмма «Силовые машины»дан 110 МВтлы шундый беренче җиһазны без Түбән Кама ҖЭҮ урнаштырырга ниятлибез. Бу яхшы гына алгарыш.

Ул шулай ук альтернатив энергетика төрләре өчен җиһазлар җитештерү планнары турында да хәбәр итте.  

TatEnergyExpo-2023 күргәзмәсен «Казан Экспо» ХКҮ оештыра. Анда Россиянең һәм Белоруссиянең 16 төбәгеннән 72 компания катнашачак. Россия Федерациясеннән катнашучыларның географиясе: Киров, Курган, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Самара, Саратов, Смоленск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Мари Эл Республикасы, Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Краснодар крае, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург.

- Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Владимирович Коробченконың шәхси ярдәме белән без бик яхшы нәтиҗәләр күрәбез – быел күргәзмә 2200 кв. метрдан артып, ике тапкырдан күбрәк зурайды. Без аның югары дәрәҗәдә узуын көтәбез. Экспозиция катнашучыларны һәм кунакларны шатландырыр дип ышанам, – диде «Казан Экспо» ХКҮ генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев. 

Спикерлар ассызыклаганча, ТЭФның барлык чаралары ачык, ә форум уздырылачак урынга шаттллар йөриячәк. 

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү ТЭФ сайтында: http://tef.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International