Тармак экспертизасы: Казанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итәчәкләр

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре һәм милекчеләре «Җитештерү 360» V федераль форумында бизнес үсешенең иң нәтиҗәле инструментлары турында фикер алышачак, ул Казанда 20 һәм 21 июльдә узачак. Дискуссия үзәгендә – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли торган тармак экспертизасы.

Форумны оештыручылар –  Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ. Чараның үзәк мәйданчыгы булып Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы торачак.

Җитештерү системаларын булдыру буенча 70тән артык эксперт сакчыл җитештерү методикаларына нигезләнгән яңа чынбарлык шартларында бизнесны саклау буенча әзер чишелешләр тәкъдим итәчәк. Традиция буенча форум кысаларында иң нәтиҗәле предприятиеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Быел форум бишенче тапкыр узачак, һәм Татарстан Республикасы чараны оештыру мөмкинлеген алды, ул «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында лидер регион булды. Рейтингны предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итүче төбәкләр арасыннан РФ Икътисадый үсеш министрлыгы төзегән.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты 2018 елда РФ Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган. Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул җитештерү процессларын оптимальләштерүдә финанс яктан этәргеч бирүне, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүне һәм эксперт ярдәмен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International