Ташламалы автокредит программасы яңартыла

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елда ташламалы автокредит ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнарның түбәндәге төркемнәре өчен гамәлдә булачак:  

  • медицина хезмәткәрләре; 
  • мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре; 
  • мобилизацияләнгән, ирекле һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары. 

Программа шартлары буенча кредит буенча беренчел кертемне түләүгә база ташламасы автомобиль бәясенең 20% тәшкил итә (ДФО халкы өчен – 25%).  

  • Программа шартларына 2 млн сумга кадәр бәяле үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильләр туры килә. 
  • Россия җитештергән электр автомобильләренә барлык категория заемчылар өчен ташлама 25% тәшкил итә (әмма 625 мең сумнан артмый). 

Автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредитны түбәндәге банкларда рәсмиләштерергә мөмкин: ВТБ, ДРАЙВ КЛИК БАНК, Совкомбанк, Росбанк, Газпромбанк, Открытие, ГЕНБАНК, Россия илкүләм коммерция банкы, Кредит Европа Банк, Быстробанк, ОТП Банк, РН Банк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International