«Иң яхшы остазлык практикалары» конкурсының төбәк этабы башланды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы барлык төбәкләрдә 3 апрельдә «Иң яхшы остазлык практикалары» конкурсының төбәк этабы старт ала. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендә илкүләм проект компанияләре арасында уза. Катнашучылар үзләренең корпоратив системаларын һәм предприятияләрдә остазлык практикаларын тәкъдим итәчәкләр.

Илкләм проектта катнашучы предприятиеләр өчен өч номинация ачык:

  • «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның алгарышлы технологияләре»;
  • «Яшьләрнең һөнәри үсеше»;
  • «Предприятиедә цифрлы инновацияләр».

Ә илкүләм проектта катнашмаган предприятиеләрдә остазлар өчен быел ике махсус номинация каралган:

  • «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча иң яхшы остазлык практикасы»;
  • «Социаль өлкәдә остазлык».

Төбәк этабы җиңүчеләре 2023 елның дүртенче кварталында конкурсның Бөтенроссия этабында катнашырга чакырылачак.

Игътибар итегез, 2022 елгы җиңүчеләрне бүләкләү ел саен үткәрелә торган «Җитештерүчәнлек 360» форумы кысаларында планлаштырылган. Ул Казанда 2023 елның 20-21 июлендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International