Социаль ипотека программасы буенча Дәүләт торак фонды быел КАМАЗ хезмәткәрләре өчен арендалы торак төзи башлаячак. Чаллыда барлыгы 1 меңгә якын фатир төзеләчәк. Бу хакта карар Куркынычсызлык советында кабул ителгән. Шәһәр заводчылар өчен алты аренда йорты төзү өчен җир бүлеп бирәчәк. Беренче 170 фатирлы йорт быел төзеләчәк.
Республикада аренда торагы программасы буенча 2014 елдан башлап Дәүләт торак фонды тарафыннан 4,8 мең фатирлы 203 торак йорт төзелгән, алар гражданнарга һәм предприятиеләргә арендага бирелгән. Иннополиста гына да МИЗ резидентлары өчен 1,6 мең фатирлы 22 торак йорт төзелгән. Шулай ук «Татнефть» өчен дә торак төзелә.