Татарстанда «Профессионаллар» ярышлары башланды

2023 елның 24 марты, җомга

13 марттан 7 апрельгә кадәр «Профессионаллар»  һөнәри осталык чемпионатының һәм Татарстан Республикасының Югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы уза. 24 март көнне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Иван Колчин һәм Марат Миңнебаев ярышлар мәйданчыгында (Казан радиомеханика көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте) булдылар. Алар чемпионат барышы белән таныштылар һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Ярышлар 14 яшьтән олырак булган урта һөнәри белем бирү студентлары һәм мәктәп укучылары арасында 298 компетенция буенча уза. ТР лидерлык позицияләрен саклап калу максатыннан быелгы конкурска 56 яңа компетенция кертелгән.

Чемпионат Татарстанның 22 шәһәрендә һәм авылында 82 мәйданчыкны үз эченә алачак.

Компетенцияләр саны буенча аеруча түбәндәгеләре массакүләм булачак:

Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы;

Н.В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте;

В.Д.Поташов исемендәге техник көллият;

Халыкара сервис көллияте;

Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International