Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Визитның максаты – «Россиядә эшләнгән - 2021» халыкара экспорт форумында катнашу, ул бүген Мәскәүдә катнаш форматта уза. Аның төп темасы пандемиядән соңгы чорда цифрлы чишелешләргә һәм технологияләргә күчүгә бәйле яңа мәсьәләләр һәм мөмкинлекләрдән гыйбарәт булды. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Форумны ачып, Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин болай диде: «Форум энергетика булмаган экспортка кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, географияне киңәйтү һәм Россия товарларын һәм хезмәтләрен халыкара базарларга китерү күләмен арттырыруга ярдәм итәчәк гамәли чишелешләрдә эчтәлекле һәм конструктив диалог өчен яхшы мәйданчык булып тора. Безнең алда Россия Президенты куйган амбицияле максат – 2030 елга чимал булмаган энергетик товарлар экспортын 70% арттыруны тәэмин итү».
Татарстан Республикасы экспортны үстерүгә, чимал булмаган энергетик экспорт күләмнәрен арттыруга, аның товар номенклатурасын киңәйтүгә аерым игътибар бирә. Республика сәнәгать сәясәтенең экспортка юнәлгән булуы аның социаль-икътисадый үсешенең иң мөһим драйверларының берсе булып тора.
Татарстан Республикасының тышкы сәүдә эшчәнлеген үстерүгә аның илнең икътисадый яктан үсеш алган өлешендә урнашуы, югары дәрәҗәдәге транспорт-логистика инфраструктурасы, җитештерү һәм кадрлар потенциалы ярдәм итә.
2021 елның 9 аенда Татарстан Республикасы экспорты 9,06 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорына караганда 39% артык. Күрсәтелгән чор йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләре арасында экспорт күләме буенча 2,64% өлеше белән бишенче урынны алып тора. 2021 елның 9 аенда экспортерлар компаниясе саны 1045 җиткән.
Татарстан Республикасының экспорт юнәлешләре саны 146 ил тәшкил итә, шулар арасыннан 141 ил – энергетика булмаган экспорт юнәлешләре.
Татарстан Республикасының чимал булмаган энергетика экспорты күләме 2021 елның 9 аенда 2,8 млрд. доллар тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 44 процентка артык (1,9 млрд. доллар).
Форум кысаларында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәт Әл Зәйюди белән очрашу узды, анда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Тышкы сәүдә өлкәсендә халыкара кооперация һәм лицензияләү департаменты директоры Роман Чекушев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының сату һәм сервис буенча урынбасары Рөстәм Шәмсетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясендә Нидерланд Илчелеге хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашуда сәнәгать, югары технологияләр өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Нидерланд Корольлеге Татарстанның иң эре партнерларының берсе», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Татарстан Республикасы һәм Нидерланд Корольлеге арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2021 елның 9 аенда 1,228 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. 2021 елда Татарстан экспортының гомуми өлешендә 13,1%ы Нидерландка туры килә.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында электр белән тәэмин итүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чираттагы штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм энергетика тармагы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Казан шәһәренең «Водоканал» МУП объектларын электр белән ышанычлы тәэмин итү, социаль әһәмияткә ия объектларны электр белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары белән җиһазлау, электр энергетикасы предприятиеләренең 2021-2022 елгы ягып җылыту чорына әзерлеге, шулай ук җиткерелгән энергия ресурслары өчен кулланучыларның түләү дисциплинасына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Казан вертолет заводы» АҖ коллективы белән күреште, очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Вертолеты России» холдингы генераль директоры Николай Колесов яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.
«Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы директорлар советы карары белән предприятиенең генераль директоры итеп Владимир Гинсбург билгеләнде.
Владимир Гинсбург зур профессиональ юл үткән шәхес, ул слесарь-ремонтчыдан алып «Казан электротехника заводы» АҖ генераль директорына кадәр вазыйфалар биләгән. 1975 елдан алып 1994 елга кадәр техник-технолог, инженер-технолог, цех башлыгы урынбасары, Казан электротехника заводының генераль директоры урынбасары һәм цех башлыгы вазыйфаларын башкара. Алдагы тугыз елда Татарстанның эре предприятиеләренең җитәкче урыннарында эшләгән. 2003 елдан 2021 елга кадәр «Казан электротехника заводы» генераль директоры булган.
Владимир Гинсбург «РФ атказанган машина төзүчесе» исеменә ия (2013). Дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләнгән, алар арасында «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре дә бар.
Предприятиенең элеккеге җитәкчесе Алексей Белых, 2020 елның декабреннән башкарма директор вазыйфасын башкара иде. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алексей Белыхка республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССР оешуның 100 еллыгы» медален тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Италиядә эш сәфәрендә.
Визитның максаты икътисадый, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия советының пленар утырышында катнашудан гыйбарәт. Сәфәр кысаларында министр шулай ук CEO Enel Франческо Стараче белән дә күреште.
Очрашуда җил энергиясе нигезендә торгызыла торган энергия чыганаклары өлкәсендә Татарстан Республикасы проектларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2020 ел азагында гамәлгә кертелгән махсус инвестиция контрактының яңа моделе (СПИК 2.0) – Россия сәнәгатенең яңа таләпләренә нәтиҗәле җавап бирергә мөмкинлек бирә торган сыгылмалы система ул. Бизнестан заманча технологияләр Исемлегенә позицияләр кертүгә тәкъдимнәр җыю даими режимда алып барыла, аларны эшләгәндә яисә гамәлгә керткәндә компанияләр дәүләт белән СПИК 2.0 контрактын төзи ала. Тәкъдимнәрнең яңа траншы Исемлеккә 80 яңа позиция өстәгән. Бу хакта карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
«Исемлек фән сынаулары һәм перспектив технологияләр исәбенә тулыландырыла. Карар кысаларында кертелгән позицияләр арасында водород ягулыгы элементларын, литий-ион аккумуляторларны, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау препаратларын һәм полимер офтальмологик имплантатларны җитештерү технологияләрен аерып күрсәтергә мөмкин», – дип билгеләгән Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
Шулай ук исемлеккә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы башка технологияләр дә эләккән, мәсәлән, сыек кристаллик экран модульләрен җитештерү технологиясе, мәгълүмати-исәпләү техникасы һәм системалары өчен периферияле басма һәм күпфункцияле басма-скан җиһазларын җитештерү технологиясе, сыекландырылган табигый газның үзебезнең технологик комплексларда насос җиһазларын җитештерү технологиясе һәм башкалар.
10 декабрьдә Мәскәүдә Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ составына керә) тарафыннан оештырылган «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы узачак. 2021 ел программасы экспортерлар мәнфәгатьләрен исәпкә алып, башлап җибәргән микрокомпаниядән күппрофильле экспортка юнәлтелгән холдингка кадәр, теләсә нинди масштабтагы һәм тәҗрибәне исәпкә алып формалаштырылган.
Форумда катнашуга башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, экспортер-компанияләр, үсеш институтлары һәм эшлекле берләшмәләр җитәкчеләре, шулай ук Россия һәм чит ил экспертлары чакырылган. Гадәттәгечә, форумда Россия Хөкүмәтенең беренче затлары да катнаша. 2020 елда пленар утырышны премьер-министр Михаил Мишустин ачты.
Файдалы һәм эшлекле элемтәләрне үстерү өчен форум кырларында күпкырлы эшлекле миссия оештырылган, анда, Россия ССП эшлекле советлары челтәре белән берлектә, БДБ, Евросоюз, Якын Көнчыгыш һәм Персия култыгы илләреннән байерлар, импортерлар, ритейлерлар чакырылган.
Эшкуарларның экспорт күнекмәләрен кару өчен вебинарлар сериясе узачак: сөйләшүләр, маркетингны алга сөрү, маркетплейслар аша экспорт сатуларын көйләү, дәүләт ярдәме чараларын дөрес файдалану, чит илдә Россия экспортерларының хокукларын яклау темалары күтәреләчәк.
Экспорт үсешенең трендлы темаларын тирәнрәк карау өчен экспортка финанс ярдәме инструментларын куллану, электрон сәүдә каналлары аша китерү, югары технологияләр экспорты буенча чаралар планлаштырылган. Экспорт үсешенең стратегик мәсьәләләрен төгәлрәк аңлау өчен пленар сессия спикерлары чыгышлары, «РСПП экспорт форумы» дискуссияләре һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча иҗтимагый-эксперт советы чыгышлары каралган. Моннан тыш, форум кырларында Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә «Ел экспортеры» бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы да узачак. Быел илнең иң яхшы экспортерлары 12 номинациядә 13 җиңүче булган.
Форум кунаклары игътибарына шулай ук экспорт продукциясе үрнәкләре белән күргәзмә экспозициясе дә тәкъдим ителәчәк. 2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән иде. Шуңа күрә экспозиция фокусында – фән сыйдырышлы, технологик яктан инновацияле чишелешләр. Болар – сәнәгатьнең төрле тармаклары товарлары, машина төзелеше, сәнәгать җиһазлары, медицина һәм электрон сәнәгать.
Утырышларның турыдан-туры трансляциясен 10 декабрьдә Форумның рәсми сайтында карап булачак: forum2021.exportcenter.ru
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2021 елның 2 декабрендә Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары А.Г.Когогин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.П. Колчин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары А.Д. Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары И.М. Галиев катнашында сәнәгатьне үстерү өлкәсендә дәүләт программаларын 2021 елда гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча 7 нче эш төркеме утырышы булды.
Киңәшмә барышында «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру» дәүләт программасының эш төркеменә беркетелгән дәүләт программасын, «Газпром» ГАҖ инвестиция программасын гамәлгә ашыру, Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы заемнарын җәлеп итү буенча фикер алыштылар.
2021 елның 9 аенда «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру» дәүләт программасы буенча республиканың өч дистәгә якын предприятиесе, шул исәптән транспорт һәм махсус машина төзелешен үстерүгә, сәнәгатьнең граждан тармакларында фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә эшләнмәләре уздыруга, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга һәм сәнәгатьнең граждан тармакларында югары технологияле продукция җитештерүгә ярдәм ала алган.
Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча республиканың 8 предприятиесе еллык 1-3% белән 5 елга кадәрге чорга 1,3 млрд сум күләмендә заемнар җәлеп иткән.
Социаль газлаштыру программасы буенча бу ел ахырына кадәр 700 йорт газлаштырылган, киләсе елда 8,5 мең йорт хуҗалыгына газ кертү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында 2021 елның 4 декабреннән 7 декабренә кадәр уза торган Эшче яшьләрнең республика форумын ачу тантанасында катнашты.
Чарада Татарстан Республикасының 12: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Зеленодольск, Менделеевск, Лениногорск, Бөгелмә, Нурлат шәһәрләреннән 200 якын кеше катнашкан Катнашучылар арасында республиканың 44 предприятие һәм оешмасыннан яшь хезмәткәрләр дә бар.
Форум төрле тармак предприятиеләрендә яшьләргә социаль һәм һөнәри яктан тормышка үз урынын табу мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашуга, шулай ук яшьләр белән эшчәнлек оештыруның иң уңышлы тәҗрибәләрен тиражлауга юнәлтелгән.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингына карый торган POZIS компаниясе быелның 11 ае нәтиҗәләре буенча суыткыч һәм медицина техникасы экспортын 2020 елның шул ук чорына карата 60 процентка арттырган.
Стратегик бурычларны гамәлгә ашыру кысаларында Ростехның диверсификация мәсьәләләрендә «ПОЗиС» җитештерүне актив яңарта, аны яңартуның яңа технологик дәрәҗәсенә чыга, чыгарыла торган продукция күләмнәрен арттыра, аның сыйфатын яхшырта, яңа, шул исәптән чит ил базарларын да, үзләштерә.
POZIS продукциясен төп кулланучылар булып БДБ илләре тора. Россия экспорт үзәге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә суыткыч техникасы шулай ук Европа берлеге һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә дә актив гамәлгә ашырыла. Быелның августыннан суыткыч продукцияне Якын Көнчыгыш илләренә, аерым алганда, Израильгә озата башлаганнар.
Чит илләрдә популярлык белән Full No Frost системасы белән ике камералы суыткычлар, POZIS ның «яшел» технологияләр кулланып, энергияне сак тоту һәм яңалык дәрәҗәсен саклау мөмкинлеген бирә торган башка эшләнмәләре дә лидер булып тора. POZIS продукциясе бәя һәм сыйфат буенча көндәшлеккә сәләтле. Уникаль конструкторлык алымнары ярдәмендә POZIS техникасы кулланучыларга оптималь функциональлек һәм югары сыйфат гарантияли, бу продукциянең Европа берлеге (СЕ) таләпләренә туры килү сертификаты белән раслана.